Әсәрләр. 3 том. Амирхан Еники
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Әсәрләр. 3 том - Амирхан Еники страница 86

СКАЧАТЬ буенда йөрү түгел, ә юлны аша үтеп, кырга чыгу иде. Анда, элеватор артындагы кырда, руслар күп итеп көнбагыш үстергән – менә шунда таба инде безнең юлыбыз да… Читтәге такыр сукмактан Яңа Көрмәнкәйгә таба күпмедер атлагач, без тимер юлга күтәрелеп, каршы якка чыктык. Шунда ук алдыбызда, бик ерак та түгел, сап-сары түгәрәк башларын иеп, яшел-зифа урмандай үсеп утырган көнбагыш кырлары ачылды. Без тимер юлдан йөгерешеп төштек тә киттек шунда таба! Барырга, тияргә ярамый дип яки каравылчысы-мазар булыр дип уйлый белдекме икән? Юктыр, ахрысы, ничектер куркып та, икеләнеп тә тормыйча көнбагышлар арасына барып та кердек. Эчкә узмыйча гына читтәге көнбагыш башларын кабаланып өзәргә дә тотындык. Бөгелеп төшкән бик зурларына безнең көчебез җитмәде. Шулай да нечкәрәк сабаклы кечерәкләрен боргалый-боргалый өзеп алдык. Инде нишләргә? Беребез хәйләсен тапты – күлмәген ыштан бөрмәсенә кыстырды да көнбагышларын изүе эченә салды. Без дә шулай эшләдек. Хәзер тиз генә моннан сызарга кирәк иде. Ләкин, гөнаһ шомлыгына каршы, көнбагыш сабаклары арасыннан чыгуга, безгә таба якынлашып килгән бер марҗа түтәен күреп алдык. Янында бездән олырак малае да бар… Бу хәлдән бер мәлгә каушап калдык, хәтта туктарга мәҗбүр булдык, аннары, сүз куешкандай бердән кубып, табаннарны ялтырата-ялтырата, түбән таба элдерттек. Марҗа түти безнең арттан йөгермәде, малаен да куа җибәрмәде, бары боерык биргәндәй татарчалап кычкырды гына:

      – Туктагыз!

      Һәм мин туктадым, ә иптәшләрем – юк, борылып та карамыйча чаптылар гына… Марҗа түти кулын изәп кенә мине янына чакырды:

      – Малайка, кил әле монда, кил!

      Мин бик каушап, курка-курка гына аңа якынлаштым.

      – Курыкма! – диде ул миңа, малае кизәнмәкче иде – аны да тыйды, суктырмады. Түти гәүдәгә зур иде, тулы-таза иде, мөлаем да кебек иде.

      – Күлмәк эчендә нәрсә, чыгар әле! – диде.

      Мин изүдән өч баш көнбагыш чыгардым.

      – Ват вит, бәләкәй генә башың белән урлашырга да тотынгансың, – диде ул, гүя ачусыз гына.

      Мин дәшмәдем, колакларыма хәтле кызардым, елап җибәрергә авызым да җәелә башлады, ләкин ничектер тыелып калдым. Марҗа түти әллә кызганып, әллә нидер уйланып, беравык минем өстемә карап торды – мин ул чакта чебештәй бик арык, нечкә генә бер малай идем.

      – Кем малае син? – дип сорады ул.

      Мин көчкә генә:

      – Хәдичә апаныкы, – дидем.

      – Кайда торасыз?

      – Күк йортта.

      – Кайда ул «күк йорт»ыгыз?

      – Комач буенда.

      Марҗа түти аз гына дәшми торганнан соң миңа:

      – Итәгеңне тот әле, – диде.

      Мин аңламадым, ул тагын кабатлады:

      – Итәгеңне күтәр диләр сиңа!

      «Нигә икән?» дип аптырап, мин кыюсыз гына ике куллап күлмәк итәгемне күтәрдем, ә марҗа түти әлеге өч баш көнбагышны минем тотып торган итәгемә салды. «Биреп җибәрә, ахрысы» СКАЧАТЬ