Название: Әсәрләр. 2 том
Автор: Амирхан Еники
Издательство: Татарское книжное издательство
Жанр: Современная зарубежная литература
isbn: 978-5-298-03858-4
isbn:
– Мин Зөфәр Мөбарәкович Сабитовның, – диде ул, – безнең ОРСта ничек эшләвен дә һәм, иптәш Симаков әйткәнчә, күпме «имүен» дә беләм. Һәм мин моны чагыштырып, икенче төрле әйткәндә, балансировать итеп карыйм: кайсысы шуның – яхшы хезмәтеме, начар гадәтеме – кешенең эшчәнлегендә алдан йөри? Кайсысы безгә күпме файда, күпме зарар китерә? Бары шуннан соң гына нәтиҗә ясыйм. Бераз үткән хәлләргә кайтып карыйк. Менә 1942 ел. Цехта эшчеләр ачтан егыла. Заводның нормаль эшләве өчен, фронт заказларын вакытында үтәү өчен, беренче чиратта азык кирәк… Корыч та бар, энергия дә бар, станоклар да әйләнеп тора, әмма азык җитми, азык җитмәгәч, производительность юк, заданиеләр үтәлми. Менә шундый гаять авыр бервакытта Зөфәр Мөбарәкович безне азык белән тәэмин итүдә гаҗәп зур уңганлык, тырышлык, оперативность күрсәтте. Бу, иптәшләр, патриотик хезмәт иде, һич арттырып әйтмим. Чөнки азыкның вакытында табылып, кайтып торуы безгә фронт заказларын срогында үтәп барырга бик зур ярдәм итте. Ләкин шул ук вакытта каяндыр районнардан вагонлап азык китерткән кеше үзе өчен берәр түшкә ит яки күпмедер анда он алып калмаган дисезме? Юк, алган ул. Тотмасак та, без моны беләбез. Җинаятьме бу? Әлбәттә, җинаять. Ләкин хикмәт шунда: тәэминат эшендәге кешеләрнең күбесе үз кулларында булгач алмыйча, ашамыйча түзмиләр. Чөнки шартлары шундый. Ә менә аның урынында бүтән бер кеше Сабитов шикелле үк эшли белер идеме – монысы икенче мәсьәлә. Кайберәүләр ашыйлар да эшеңне дә харап итеп китәләр – без андыйларны да күп күрдек. Шулай булгач, безгә нишләргә: Сабитовны куаргамы яки сакларгамы тиеш идек? Әлбәттә, сакларга тиеш идек, чөнки ул безгә бик кирәк кеше иде. – Директор зур шәрә башын артка таба сыпыргалап, аз гына тынып торды да янә салмак кына сүзен башлап китте: – Менә хәзер кайберәүләр Сабитовны урыныннан бушатуны таләп итәләр. Беспартийный, диләр, ышанычлы кеше түгел, диләр, ОРСны имеп ята, диләр. Билгеле, үз кулында булгач имә дә торгандыр, безнең хәзерге сәүдә системасында моның өчен мөмкинчелекләр бик күп әле… Ләкин Сабитов үзе, конкрет алганда, күпме ашаган – без моны белмибез, кулыбызда материал юк һәм без аны тотып судка бирә алмыйбыз. Ә болай гына, фәлән-фәсмәтән дип кенә чыгарып җибәрсәк, аны ун җиргә чакырып алачаклар. Беспартийный дип тормаячаклар. Хәер, аның беспартийный булуы яхшырак та, чөнки партийный башы белән «ашаса», тагы да әшәкерәк булыр иде, – диде директор, мәгънәле генә елмаеп. – Менә ни өчен мин иптәш Симаков таләбе белән һич килешә алмыйм. Юк, Сабитов кебек тәҗрибәле работникны чыгарып җибәрергә ярамый. Ул әле безгә бик кирәк. Ләкин мин моның белән Сабитовның кимчелекләренә күз йомыйк, гаепләрен кичерик дип әйтергә җыенмыйм. Һич юк… Менә ревизия ачкан җитешсезлекләр турында без аңа нык кына кисәтү ясарга тиешбез. Мин әле үзем СКАЧАТЬ