Әсәрләр. 2 том. Амирхан Еники
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Әсәрләр. 2 том - Амирхан Еники страница 49

СКАЧАТЬ эчке дөньясын хәзер берәр ярыктан сыңар күз белән дә карау мөмкин түгел иде. Аннары малярлар китертеп, капка-коймасын сарыга, өй түбәсен яшелгә буятып җибәрде. Йорт бердән яктырып, матурланып китте. Зөфәр эшкә барышлый да, кайтышлый да ихтыярсыздан тукталып, сөенеп-сокланып карап торудан тыела алмый иде – аның йорты бөтен урамына ямь биреп тора хәзер!..

      Ихтимал, күрше-тирәне һәм үткән-сүткәннәрне, йортның матурлыгыннан да бигрәк, «Моның хуҗасы кем, кайдан таба ул барысын да?» дигән сорау кызыксындырадыр. Ләкин бер дә гаҗәпләнерлек нәрсә юк монда: дәүләт заводы һәм аның меңләгән эшчеләрен тәэмин итәргә тиешле ОРСы, сугыш китергән бөлгенлеккә карамастан, бик бай иде әле. Андый байлыктан бер тәэминатчының, әйтик, түбәсен буярлык кына олиф белән буяу табу ни тора ул?! Диңгездән бер тамчы гына!

      Бер үк вакытта Зөфәр каяндыр бер бакчачы карт табып китерде дә шуңа җимеш бакчасын рәткә кертергә кушты. Мулла кыяфәтле, чиста, йомры гына карт башта бакчаның түренә хәтле узып, игътибар белән бөтенесен бер карап чыкты; чыккач, кулларын артка куеп: «Ай-һай, тәмам хәшәрәтләр оясына әверелгән икән бу!» – дип, башын селкеп торды; бары шуннан соң гына бишмәтен салып, җиңен сызганып һәм саплы пычкы, кәкре пәке белән коралланып эшкә тотынды. Һәр агачка ул ни өчендер «мәхлугым» дип дәшә иде, нидер сөйләнә-сөйләнә аны әйләнеп карап чыга иде, шуннан соң һич кызганмыйча «мәхлук»ны ботарларга тотына иде. Бер-ике көн эчендә карт кисеп ташлаган ботаклардан рәшәткә буенда зур бер өем хасил булды. Зөфәр баштарак, бу мөселман бакчаны утынга кисеп бетерә бит, дип, чынлап курка калды. Ләкин иртәрәк борчылган икән, картның ботарлавыннан соң, һәр агач, һәр куак җыйнакланып, бер-берсеннән аерылып, бөтен бакча эче иркенәеп, яктырып китте. Карт, кечкенә ак сакалын кәкре бармаклары белән астан өскә тараштырып, Зөфәргә әйтте: «Менә, кем, Зөфәр туган, бакчаңда хәзер җил дә йөрер, кояш та күп, җимеш тә мул булыр, Алла насыйп итсә!» – диде һәм тагын агачларны ничек карарга, кайчан ашларга, кайчан сугарырга кирәклеген әйткәләп төшендерде дә, шуның белән эшен беткәнгә санап, тиешле акчасын алып китеп тә барды.

      Зөфәр, билгеле, өенең эчен дә җиһазларга онытмады. Шәп-шәрә алты бүлмәне тутырырга күп кирәк иде әле, шулай да комиссионный магазиннардан төрле мебель алгалап, аннары Гайсә карт аша да кайбер нәрсәләр тапкалап, өен төрле иштәге җиһазлар белән бераз тутырды. Әлбәттә, Зөфәр күреп тора: бу әле зәвыклы, культуралы итеп җиһазлау түгел, өе аның антиквар кибетенә охшабрак китте, ләкин хәзергә башка чара юк, заманасына күрә ярап торыр, диде.

      Таибә абыстай улының берьюлы бу хәтле эшләр актарып ташлавына эченнән генә бик сөенеп йөри иде. Ул моны егетнең, ниһаять, өйләнергә җыенуыдыр инде дип, үзенчә яхшыга юрады. Тик менә улының күздә тоткан берәр кызы бармы-юкмы, булмаса – кайдан, кемне табарга – шушы хакта борчылып уйлана иде. Бу турыда ул зур улы Зарифка да сүз салып куйды. Таибә абыстай фикеренчә, мондый йортка ни җитте кызны гына җитәкләп китерергә ярамый, тапкач-тапкач, яхшы нәселдән, мал кадерен белердәй тырыш, уңган, инсафлы кыз СКАЧАТЬ