Бер ананың биш улы / Пять сыновей одной матери. Сарьян Хасан
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Бер ананың биш улы / Пять сыновей одной матери - Сарьян Хасан страница 29

СКАЧАТЬ керергә мөмкинлегем юк иде, мин эшкә урнаштым. Сугыш беткәндә шушы, әлеге урынымда эшли идем инде. Кырык бишнең көзендә безнең техникумда сугыштан кайткан бер кеше укыта башлады. Миннән ике генә яшькә зур. Шул минем арттан йөри башлады. Беләсең инде, яшьтәш егетләр сугышта кырылып бетте. Кайтканнары да уналты-унҗиде яшьлек кызлар янында гына бөтерелә иде. Безнең кебек, егерме биш ягына киткән карт кызларга кем карасын… Кыскасы, мин озак ялындырып тормадым, алучысы барда чыгып калыйм дип, шул укытучыга чыктым. Без хәтта йөрмәдек тә. Сентябрьдә таныш- тык – Октябрь бәйрәмендә туй ясадык… Ләкин ул минем квартирама гына кызыккан икән… Мин балага узгач ук, өстемнән йөри башлады. Бәлки, аңа хәтле үк йөргәндер, мәгәр мин белгәне – мин бала белән больницада ятканда иде. Шуннан – китте! Кемнәр белән генә сөйрәлмәде ул!.. Эчүе аркасында эшеннән кудылар. Аның өчен миңа бәйләнде… Исемен дә әйтәсем килми хәтта… Хайван, чистый зверь булды! Күкрәгемдә пәке эзләре бар. Ярый тайпылып калдым да, ярый калын пальтодан идем… Шуннан, йә бер үтереп ташлар дип, үзем куып чыгардым. Шуннан бирле бәйләнеп йөдәтә. Хатыннан хатынга йөри. Тамагын шулай туйдыра. Эчә дә сугыша. Күзе күгәрмәгән чагы бик сирәк. Минем арттан сагалап йөри башладымы – беләм: тагы бер хатыннан чыгып киткән булыр… Менә шулай ул дөнья, Серёженька…

      Ул сөйләгәндә үк инде яшьләрен түгеп елый иде. Сөйләп бетергәч, кулъяулыгын алып, битеннән, борын буйларыннан яшен сөртә башлады.

      Мин, барысына да гаепле бер кеше сыман, кыймылдарга да кыймый өстәл янында басып торам. Өстәлнең бу ягында – мин, теге ягында – ул. Үрелеп кенә ефәк чәчләреннән сыйпыйсы иде дә соң – йөрәгем җитми. Болай да инде мин аның ярасын ачтым. Мин фәкать:

      – Елау килешмәс, Любовь Васильевна. Елап кына үлгән – терелеп, үткән борылып кайтмас. Күз яшьләрегезне бер нык кына итеп сөртегез дә бүтән еламагыз… – дип кенә юата алдым.

      Шулай дигәч, төнбоектай дымсу күзен күтәреп, миңа карады, яшь аралаш елмаеп:

      – Рәхмәт, Серёжа. Син хаклы – еламыйк, – диде.

      15

      Декабрь уртасында бернинди хәбәр-хәтерсез генә Уфага Раббани абый килеп төште. Кич белән эштән кайтып керсәк – ул утыра. Тартынып кына Любовь Васильевна белән күреште.

      – Мин хәзер китәм. Менә братны гына күреп чыгыйм дип керүем. Өч елдан артык бит – күрешкән юк. Үзе дә кайтмый… Әни бик сагына. Бишәү булсак та, әни өчен без бер кул чугындагы биш бармак төсле – кайсын тешләсәң дә авырта… Менә, нишләп ята микән дип, хәлен белергә кердем… Әйдә, брат, мин квартирама кайтыйм, син мине бераз озата бар… – дип, аклангандай сөйләнеп алды.

      Любовь Васильевна аңа кыймылдарга да ирек бирмәде.

      – Нинди сүз ул! Беркая китмисез. Бертуган энегез янына килгәнсез икән – энегез янында кунып, кунак булып китәрсез, – дип, абыйны кузгалган җиреннән кире утыртты.

      Бер яктан – ул, бер яктан әнисе кыстап күндерделәр. Раббани, алар алдында минем белән ни татарча, ни русча сөйләшергә белмичә, уңайсыз гына утыра бирде. Шактый олыгаеп киткән – ике каш арасына ярылып тирән сыр төшкән иде.

      Любовь Васильевна, өстен алмаштырып СКАЧАТЬ