Название: Бер ананың биш улы / Пять сыновей одной матери
Автор: Сарьян Хасан
Издательство: Татарское книжное издательство
Жанр: Литература 20 века
isbn: 978-5-298-04238-3
isbn:
Документларны салып җибәрү белән, Хәвадис абый шикелле, китап җыеп, әзерләнә башладым. Газеталарда гел бишлегә бетергәннәр имтихансыз кабул ителә дип язсалар да, ышанып булмый, диде Хәвадис абый. Минем ишеләрдән сорап куюлары да бар икән. Ул сиңа алачыкта тимер сугу түгел!..
Зиһенем дә кулларым төсле үк тупасланган – бик азлап кына кергән белемем башны селкү белән чыгып китәргә тора иде. Үзе белгән кадәр Хәвадис абый ярдәм итә, бигрәк тә русчадан зәһәр аңлата иде. (Өйрәнгән больницада ятып!) Ләкин тиздән мин ансыз да калдым: синсез анда ямь юк дип, тальяннары, фотоаппаратлары белән бергә Хәвадис абыйны болынга алып чыгып киттеләр.
Болын, болын… Күңелледер инде хәзер анда! Агыйдел яры өстенә үзе бер урам булып тезелгән куышлар. Бер казаннан барып бер тиң ашаулар. Җәйге төн карасында якты ямь чәчеп, клубтай пароходларның гөжләп узып китүе… Кичке җыр, уен-көлке… Сулкып торган сылу кызлар. Шулар янында җиләктәй Җәзилә… Кая инде ул безнең якның болын өстенә җитү!..
Мин өйдә дә, тышта да укый алмыйм: кайда укысам да, оета башлый. Күзләрем дә елап шешенгән баланыкы төсле – һәр керфеге аерым-аерым чәнчеп тора иде. Ахырда түзмәдем, китапларны төреп төйнәдем дә, шунда укырмын дип, болынга тайдым.
Икенче көнне печән чабучыларга уйнап кына ияргән идем – атна үтүен сизми дә калганмын. Уку исемә төшкәндә, болын бетеп килә, китаплар исә куйган җиреннән дә кузгалмаган иде.
Иреннәренә хәтле печән исе сеңгән Җәзилә белән соңгы төнне Агыйдел буенда үткәрдек тә, таң ату белән, мин авылга кайтып киттем.
Тагы бер атнадан ипиен, китабын бер бәләкәй капчыкка салып, каеш белән биштәрләп, пристаньга төштем. Көн эссе. Җил юк. Агыйдел өсте таеп егылырдай шома. Суы бик нык кимеп, дебаркадер яр астына ук бәйләнгән иде. Агыйделдә йөргән ике катлы «Тукай» пароходы килеп, мине Уфага алып китте.
Үзебезнең болын турыннан үткәндә мин кайтмас җирләргә киткән бер кешедәй җирсеп, Агыйделнең җандай якын ярларына текәлдем. Әле төш җитмәгән, куыш тирәләре буш, бер читтәге казан тирәсендә генә Шәмсениса түти кайнашып йөри. Яр башына тезелеп баскан бала-чага, шәрә корсакларын киереп, пароходны тамаша итә иде.
Барысы да артта калып, инде маякчы турына якынлашканда, әллә кайдан гына яр өстенә Җәзилә калкып чыкты. Йөзен аермасам да, гәүдәсеннән таныдым. Пристаньнан пароход кычкыртуын ишетү белән, эшен ташлап йөгергән инде ул монда.
– Җә-зи-лә-ә!..
Әлбәттә, ул минем тавышны ишетмәде, мәгәр кул болгавымны күрде, үзе дә башындагы кыек яулыгын салып, ашыга-ашыга селки башлады. Ләкин пароход тиздән борылмага кереп, Җәзилә күмелде, зәңгәр косынкасы гына зәңгәр күктә эленеп калгандай булды.
Шулчак койрыкта утырып килгән егетләрнең берсе Хәвадис абыйныкы төслерәк тальянын алып, мин моңарчы бер дә ишетмәгән моңлы бер көй уйнап җибәрде. Аңа шундук, Агыйдел буйларын яңгыратып, иптәш кызлары, егетләре кушылды. Азактан белдем: мин белмәгән бу көй «Таһир-Зөһрә» дигән яңа көй булган икән.
Ике тәүлек буена күз алдымнан – Җәзилә, колагымнан шул көй китмәде. СКАЧАТЬ