Название: Батырша
Автор: Замит Рахимов
Издательство: Татарское книжное издательство
Жанр: Литература 20 века
isbn: 978-5-298-04233-8
isbn:
Сүзен әйтеп бетерә алмады, Абдулланың тимердәй нык йодрыгы аның маңгаена килеп төште – Сөеш гөрселдәп җиргә ауды, телдән язды. Шуны гына көткәндәй, күсәкләр дөпелдәде, камчылар чыжлады.
Волость старшинасын эт итеп кыйнап ташладылар. Аннан инде һәркайсын, ботыннан сөйрәп, каравыл өенә кертеп аттылар, өсләреннән бикләп алдылар.
Күнекмәгән эштән тирләп, тәмам суга баткан егетләр утын агачлары өстенә утырыштылар. Тамашадагы халык аларны урап алды. Сүз үзеннән-үзе каравыл өендәгеләргә берәр эш кылу хакында киңәшкә күчте.
– Күлгә илтеп атыйк! – диде юеш кара чәче битенә төшеп ябышкан егетләрнең берсе.
– Юк, тураклап этләргә бирик! – дип каршы төште аерылып чыккан киндер күлмәгеннән шәрә кулбашы күренеп торганы.
Халыкны ерта-төртә, озын буйлы, сары чәчле ир-егет алга чыкты – кулында чакматашлары:
– Әйтегез генә – хәзер ут салам!
– Авылны көл итәргәме?! – Аңа каршы берьюлы дистәгә якын кеше үкереп җибәрде. – Кыр капка баганасына ботларыннан асып куйыйк!
Берсеннән-берсе куркынычрак киңәшләрнең очы-кырые юк иде. Абдулла бәндәләрнең җан ачуы белән әйтелгән сүзләрен тыңлап-тыңлап торды да телгә килде:
– Ашыкмагыз әле, җәмәгать! Боларны тәмуг кисәве итүе ансат ла ул. Исәннәрендә бер-бер файдага ярамаслармы? Алып чыгыгыз әле теге әфисәрне!
Егетләрнең икесе җил-җил атлап каравыл өенә кереп китте. Ә дигәнче Моисеевны сөйрәп алып чыктылар да төркем уртасына китереп бастырдылар. Күзләре, үле балыкныкыдай, дөньяга өметсез карыйлар иде вахмистрның.
– Ат китерегез! – дип боерды Абдулла.
Йөгәнле ат җитәкләп килделәр. Мулла Моисеевка дәште:
– Син үз аңыңдамы, вахмистр?
Моисеев дәшми генә ияген какты.
– Аңласаң, вәйт шул, – дип дәвам итте Абдулла. – Хәзер үк Уфага кайт та полковник Люткинга әйт: типтәрләр вә бабуллар бернинди салым-алым да түләмәячәкләр, диң!
Төркем аның сүзен хуплап гөрләп алды:
– Хак! Дөрес!
– Тик бел: шул ук указ белән кире кайтсаң, җаның җәһәннәмдә булыр!
Ярым үлек хәлендәге вахмистрны күтәреп алдылар да атка атландырып куйдылар. Ирексездән, илчене озата барырга дип, татарлардан Уразмәт Олыкаев алынды.
Кешеләр кыр капкадан чыгып барган ике җайдакны сүзсез генә карашлары белән озатып калдылар да кайсы кая тарала башладылар. Инде Абдулла да тынычлап, аек уй йөртер хәлгә килгән иде. Салам күбәсендә утырып калган Яхъя белән киртәгә бәйләгән аты исенә төште, ашыкмый-кабаланмый гына ындырлар ягына китеп барды.
Тарих битләреннән. Яңа оешкан Оренбург губернасында крестьяннарның иң ярлы һәм кимсетелгән катламы – типтәр-бабулларның көне-сәгате белән арта баруы мондагы финанс тәртибен чуалтып ташлый. Чыннан да, 1744–1748 елларда үткәрелгән Икенче ревизия мәгълүматларына караганда, Оренбург далаларындагы күпчелеге татарлардан торган типтәрләрнең саны СКАЧАТЬ