Название: Батырша
Автор: Замит Рахимов
Издательство: Татарское книжное издательство
Жанр: Литература 20 века
isbn: 978-5-298-04233-8
isbn:
Әйа, кодрәтлесең икән, Хак Тәгалә, – Илеш мулла шикаять язарга өлгермәгән булып чыкты. Аны Уса юлындагы Гәрәй вә Иректе иләүләреннән алынган гарызнамәләрне тикшерү, әлеге дә баягы – туганнар арасында мирас малы хакында чыккан низагны хөкем итү өчен чакыртканнар икән. Шатлыгын йөзенә чыгармады Абдулла, мәгәр бу эшкә бишкуллап алынды – төп нигезгә дә, Карышбаштагы фатирына да кереп тормастан, Уса юлына китеп барды.
Батыршаһ мөгаллимгә олуг түрәләрнең йомышы төшү хәбәре аның үзеннән алда кайтып җиткән, ул гынамы, бөтен Агыйдел, Караидел, Әй буйларына таралып өлгергән иде. Илеш мулла аны зурлап каршы алды, губернатор көткәннән ким кыланмады. Алай да бу аның чираттагы мәкере генә икәне йөзенә чыккан иде. Чыннан да, чырае якты булса да, эшне итәге астыннан йөртте Илеш, мөгаллимне кысуның яңадан-яңа юлларын уйлап чыгарды. Шуннан инде китәргә дигән фикерен тәмам ныгытты Абдулла. Җитмәсә, җае да чыгып тора. Уфада ул очраклы гына Урал аръягыннан килгән Мөслим старшина белән танышып китте. Үзләренең мишәр кешесе икән. Авылларындагы мулла дөнья куйгач, мөселманнар – имамсыз, малайлар мөгаллимсез калган. Шуңа кулай кеше эзләп килүе икән. Абдулланың кемлеген белеп алгач, чат ябышты, Мөслимгә «кодаларга» тотынды.
Ярый, үткән эшкә – салават. Илеш мулла авылында ел ярым микъдары сабак тыңлатуы бик тә шәп килеп чыкты тагын. Мөслимдә ул эшне зурдан кубып, үзенчә башлап җибәрде. Җитмәсә, Мөслим старшина «мөгаллим» дип өзелеп тора, кирәк мәдрәсә хаҗәтеннән, кирәк шәхси йомышларыннан ярдәменнән ташламый. Өстәвенә авыл халкы да аны үз итте, «Мелла Батыршаһ» дип, өрмәгән җиргә дә утыртмыйлар. Үзе хакындагы сүзләрнең Урал аръягына да барып ирешүен сизенде Абдулла. Шулай булып чыкты да. Аны янә авылдан авылга, вулыстан вулыска чакыра башладылар, агай-эне арасында туып кына торган бәхәсле мәсьәләләрне китапча хәл итүен үтенделәр. Әле атна элек кенә Мөслимгә инде әллә кайда еракта калды дип исәпләнгән Уса юлындагы Уран иләвеннән бер татар килеп төште, гозерен сөйләде. Атасы үлеп, мирас бүлешә-бүлешә өч агай-эне зык килеп беткәннәр икән. Булган кадәр малның зур өлешен төп йортта калган төпчекләре эләктергән. Теркә малын китапча гадел итеп бүлеп бирүне үтенүе.
Кешенең гозерен аяк астына салу гадәте юк Абдулланың. Нишләсен – янә атка менде. Шунысы да бар: аның йөремчәк күңеле инде байтактан юл мәшәкате өнәп йөдәтә иде. Аннан килеп, ил-җирдә ниләр барын белеп тору да кирәк бит әле аңа. Чулман буендагы Уран иләвенә ашкынып кузгалды – шунда дип китеп барышы яшь мулланың.
Ашап-эчеп, ял итеп алгангамы, кәефе күтәренке иде юлчының. Утлаганнан соң аты да тынычланган, хәл алган – юлның башындагы сыман ярсып атлавында. Инде тирә-юнь дә шактый үзгәрде: таулар кечерәеп, шөкәтсез тарлавыклар кылганлы үзәннәр, көтү йөрешле яткыллар белән алышынды. Бераздан инде юлаучы беренче юкә уйдыгына тап булды. Бу исә алда яфраклы урманнар башлана, чал Урал артта кала бара дигән СКАЧАТЬ