Батырша. Замит Рахимов
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Батырша - Замит Рахимов страница 35

Название: Батырша

Автор: Замит Рахимов

Издательство: Татарское книжное издательство

Жанр: Литература 20 века

Серия:

isbn: 978-5-298-04233-8

isbn:

СКАЧАТЬ аннан тәрҗемәче дәрәҗәсенә иреште. Нәселдән килгән яраклашу, куштанлык, ялагайлык кебек «һөнәрләрне» үз итсә дә, бабаларының гасырлар буе килгән йөремчәклеген өнәмәде яшь морза, аларның юлда узган гомерләрен кызганды. Шуңа да патша эргәсендәге тәрҗемәчелек вазифасын күктән иңгән бәхет дип кабул итте. Ул чакта, үзе сыман ук яшь Петербургка яңа аяк баскан мәлдә, Пётр патшаның холкын-фигылен, гадәт-омтылышларын белми иде әле Котлымөхәммәт. Баксаң, сажин буйлы бу хөкемдар тик торуның, ял-йокының ни икәнен белми, пайтәхетенә кайтып керми икән. Аның шул кыбырсыклыгы аркасында янындагыларга да тынгылык юк, хәтта тылмач вә тәрҗемәчеләргә дә җылы сарайларда рәхәтләнеп утырырга туры килми. 1711 елның җәендә ул Котлымөхәммәт Тәфкилевне дә Төрек походына алып китте.

      Шуннан башланды да инде. Азов якларында байтак йөреп кайткач, бераз баш-күз алуга, тиктормас хаким карашын Шәрык ягына борды. Моның үзенә күрә сәбәбе дә бар икән. Кыр казахлары арасында Рәсәй канаты астына сыену хакында сүз кузгатучылар байтак, имеш. Тоткан җиреннән сындырырга гадәтләнгән Пётр Беренче, озын-озын уйлап тормастан, Шәрык илләренә кенәз Александр Бекович җитәкчелегендә экспедиция юллый. Әллә бәхете, әллә бәхетсезлеге җиңде – аны-моны абайламастан билгесезлеккә юл тоткан мең ярым казахтан торган экспедиция составында инде Алексей Иванович дип аталган Котлымөхәммәт тә бар иде.

      1714 сәнәдә башланып, дүрт елга сузылган әлеге сәяхәтне Ходай дошманына да күрсәтмәсен. Кыр казахларын Рәсәйгә кушарга маташучы бу тәвәккәлләрнең күбесе чит-ят җирләрдә башларын салды. Тәфкилевне исә Алла саклады, суештан мең бәла котылып, Кавказга килеп сыенды. Шунда ачлы-туклы, кимсетелүләр белән үткән ике елдан соң гына Петербургка кайтып егылды.

      Атлар-дөяләр сыртында, хәтәр корабларда җил-яңгыр астында, тоташтан үлем сагалап торган шартларда узган дүрт елга якын вакыт мең газаплы, афәтле юллар кыен, һай, бик кыен, чын-чынлап гүр газабы булды. Аның каравы Төрек походында үткәрелгән мәшәкать вә үлем куркынычы тулы ике елы һәм әлеге фаҗигале сәфәренең ахыры ярап куйды яшь морзага – Бөек дип аталган падишаһның күзенә чалынды, шуның нәтиҗәсе буларак, Пётр Беренченең яшерен эшләр буенча өлкән тәрҗемәчесе мәртәбәсенә күтәрелде. 1722 елда башланып киткән атаклы фарсы походында ул инде патша яраннарының күренеклесе иде…

      …Арчадан соң Ташкичүгә таба борылдылар. Бу исә – бүген кичкә сәфәрләренең бер очына чыгачаклар дигән сүз. Атап чыккан юлының ахыры шәйләнүгә карамастан, Тәфкилевнең кәефе юк. Ерак юл ваткан, эт иткән. Очы-кырые булырмы бу юлларның? Әллә алар аны тар ләхеткә илтеп тыгарлармы?! Шыксыз уйдан куырылып куйды бригадир – моңа кадәр башына мондыен фикер килгәне юк иде. Ул бит юлларга, алар никадәр генә газаплы, хәвефле булмасыннар, зур өметләр баглады, һәркайсына хыял канатларында чыкты. Ник дигәндә, үзеннән дә сер итеп кенә фикерләвенчә, әлеге очсыз-кырыйсыз юлларның бик әйбәт соңы булырга, алар аны кайчан да булса үзбаш түрәлеккә – властька СКАЧАТЬ