Название: Батырша
Автор: Замит Рахимов
Издательство: Татарское книжное издательство
Жанр: Литература 20 века
isbn: 978-5-298-04233-8
isbn:
– Тап булу гынамы соң, хәзрәт, эчендә кайнадым. Аннан да битәр кан түктем, теге кара йөрәкләрдән икесенең башына җиттем.
– Ал-ай. – Габделсәлам, кабартма иреннәрен кыймылдатып, авызы эченнән генә нидер укынып алды, кызгылт чырае агарып китте, байтак кына дәшми утырды. Аннан ярым көйләп җыру әйтте:
Карчыга ла дигән, ай, асыл кош
Кош кундырмас агач башына.
Батыр егет кенә, ай, шул булыр –
Хас дошманның җитәр башына.
Хуҗа аягына калыкты, чоланга чыгып, аннан чүлмәк белән сөт алып керде. Таралып яткан китапларын җыеп, «бисмилла» сын әйтә-әйтә сыпыргалап, аларны шүрлеккә тезде. Аннан өстенә тастымал каплап куелган коштабак кадәрле арыш ипие алды, мул-мул итеп аны телемнәргә кисте.
– Сән ашап ал, – диде ул, янә утыргычына урнашып. Ипи белән сөтне егетнең алдынарак этте дә янә сөйләп китте: – Димәк ки, түзмәдең?! Анысы шәп булмаган. Ялгыз башың гына берни кыра алмассың, Батыршаһ. Халык дәррәү кузгалса гына…
– Кузгалмыйлар шул, хәзрәт! – Абдулла бу сүзен ачынып әйтте, алдындагы ипи телеменә үрелде. – Каршылык күрсәтми генә качып китү ягын карыйлар.
– Сүзең хак, качалар. Тик ак патшаның вә әрхәрәйләрнең кулы анда да җитмәс димә. Ул чакта нишләрләр?
– Анда инде күз күрер, хәзрәт!
Әйтәсен әйтте дә ашауга ябырылды Абдулла. Хуҗа исә Канаш әскаф кешеләренең бөтен Казан артында мәхшәр кубарулары хакында сөйләп китте. Ничектер бер Ташкичүгә генә кагылмый торалар икән.
– Ярый, Аллаһы Тәгалә мәрхәмәтеннән ташламаса, артыгын кылана алмаслар, – дип, сүзен түгәрәкләргә ашыкты Габделсәлам. – Нә генә булып бетмәсен, аларны туктату сәнең белән бәнем кулдан гына килмәс, Батыршаһ. Үзең хакында уйлан сән. Нишләргә ниятлисең? Минем фикеремчә, Казан төбәгендә ярамый сәңа. Кит сән моннан!
Шәкерте ни әйтер икән дип күтәрелеп караса, тегесе тәрәзә яңагына сөялгән килеш йоклап киткән, имеш. Габделсәлам сәкегә тун җәеп, зур яктан мендәр алып чыкты. Кунагын урынга яткырды да, утын сүндереп, карчыгы янына кереп китте.
Иртәнге чәй янында сүз төнлә өзелгән җиреннән башланды, егетнең язмышы турында барды. Һич кичекмәстән моннан китәргә, дигән карарга килсәләр дә, ул көнне юлга чыга алмады Абдулла. Киемнәрен рәтләтеп, мунча кереп үтте вакыты. Остазы исә көнозын бер үк сүзләрне тәкрарлады:
– Атаң-анаң нигезенә кайт, Батыршаһ. Ул якларда мондый ук галәмәтләр юктыр әле. Тик сак бул, зинһар, олы юлларга чыкма!
Өч елга беренче мәртәбә бугай, остазына каршы килде Абдулла. Сүз белән түгел, гамәле белән. Арчаны үтүгә, килгән эзенә – Минзәлә юлына борылмады, турыдан Чулман иделенә таба атлады. Таныш булмаган авыллар аша үтте, гомер күрмәгән кешеләрдә кунып чыкты. Артыннан төшәрләр, куарлар дип башына да китермәде, бөтен хисен-җисемен бер нәрсә биләп алган иде. Тизрәк олы юлга – Казан – Оренбург трактына чыгарга да җәлтрәк Тайсуганга кайтып җитәргә. Элеккеге остазы Габделрахман бер-бер киңәш бирми калмас. Һай, киңәштәмени соң хикмәт?! Тутыя дигән фәрештәне СКАЧАТЬ