Название: Батырша
Автор: Замит Рахимов
Издательство: Татарское книжное издательство
Жанр: Литература 20 века
isbn: 978-5-298-04233-8
isbn:
Җилкәсенә кемдер кагылудан тетрәнеп куйды Абдулла. Борылып карарга өлгермәде, колагы төбендә үк остазы Габделрахманның көр тавышы ишетелде:
– Моңаясыңмы, Баһадиршаһ? – Ул, дустанә сүзе барын сиздереп, шәкерте янәшәсенә чирәмгә утырды.
– Моңаерга туры килә, хәзрәт. – Егет, читкәрәк шуышып, аңа илтифат күрсәтте. – Егерме биш тулды: юл сайланмаган, мәсләк ачыкланмаган.
– Ачыкларга бик вакыт югыйсә. – Мулла, эшләпәсен салып, аны нәзек бармаклары белән сыпыргаларга тотынды. – Сайлаган – сазга, очраган – базга, диләр. Шул Габделсәлам ахун мәдрәсәсенә бару мәслихәт булыр, шаять.
Икесе дә тын калып, ярсып-ыргып, үзенә бер моң белән аккан Зәйгә карап утырдылар. Су өстенә офык аллыгы төшеп, аны әкияти бер көзгегә әйләндергән иде.
– Әллә соң Бохарага юл чыгып караргамы, хәзрәт? – дип куйды Абдулла сагышлы гына.
Габделрахман ялт кына урыныннан торды, ачулангандай бераз таптанып торды да, тезләнеп, сул кулын шәкерте җилкәсенә салды.
– Анысына фатиха бирә алмыйм, кем, Баһадиршаһ! – дип кычкырып җибәрде ул, тып-тын су буен ярып. – Анда укып кайтканнар әйтә: «Җәһаләт базы», – диярләр. Янә килеп, Бохара – Шәрык ул. Аның мәзһәбе[9], гамәле вә хафасы да Шәрык. Безнең юл исә, Баһадиршаһ, телибезме-теләмибезме, урыслар белән бергә хәзер. Сизәсең булыр: алар лөгатен, урысчаны да үрәнергә кирәк.
– Нишләргә дә белгән юк инде, хәзрәт. Атай белән анай да картаялар. Башлы-күзле булырга да вакыт.
– Анысын сизәм, кем, Баһадиршаһ. – Мулла янә урынына утырды, кулын егетнең иңенә салды. – Кызым Тутыя белән бер-берегезне яратуыгызны да беләм. Шәкли яктан өйләнешүегезгә дә каршылыгым юк. Синдәй кияү бер дигән таяныч булыр иде миңа. Тик, бигайбә, анысына да фатихам юк, мелла Баһадиршаһ! Милләт синең төсле ачык зиһенле затларга мохтаҗ. Тагын вә тагын гыйлем өстәргә кирәк сиңа, углым!
Шуның белән сүзем бетте дигәндәй, урыныннан кузгалып, аягына басты, инде авылга СКАЧАТЬ
9