Название: Батырша
Автор: Замит Рахимов
Издательство: Татарское книжное издательство
Жанр: Литература 20 века
isbn: 978-5-298-04233-8
isbn:
Оренбург экспедициясе уңаеннан башланып киткән татар-башкорт восстаниеләре халыкка каршы тулы бер чаралар җыелмасы килеп тууга сәбәп булды. Бу исә башкорт җирләрендә колониаль политиканың борылыш этабы иде. Әгәр XVII гасыр азагы һәм яңа гасыр башында хөкүмәт монда яшәүчеләрдән ясак җыю һәм башкортларны хәрби хезмәткә тарту белән генә чикләнсә, яңа политика мондагы халыкларның эчке мөнәсәбәтләренә актив тыкшыну, шул мөнәсәбәтләрне патша администрациясе контроленә буйсындыру белән характерлана. Татар-башкорт восстаниесенең иң кызган чагында, 1736 елның 11 фев- ралендә чыгарылган Указда царизмның бу төбәктә алып барачак политикасы төгәл билгеләнә. Ул төп ике максатны күздә тота: беренчесе восстаниедә катнашучыларны җәзага тарту булса, икенчесе – бу якларда кабат баш күтәрү мөмкинлеген бөтенләй бетерү. Башлап йөрүчеләрне үлемгә хөкем итү, болага актив катнашучыларның авылларын яндырып, үзләренең колак-борыннарын кисеп, сөргенгә озату, хатыннарын һәм балаларын урыс шәһәрләренә коллыкка озату, баш күтәрүчеләргә иярүчеләрнең барын да ат белән түли торган штрафка тарту – җәза чараларының иң зурлары менә шулар.
Әмма указ болар белән генә дә чикләнми. Колонизаторлар исәбенчә, баш бирмәс татар-башкортларны җәзалау гына аз, алар арасындагы иҗтимагый бәйләнешләрне кабат патша хөкүмәтенә каршы чыкмаслык итеп үзгәртеп корырга кирәк. Моның өчен исә ата-бабадан килгән биләмәләре булган башкортлар белән бу якларга күчеп килүчеләр арасындагы мөнәсәбәтләрне бозу, Оренбург крае белән идарә итүне яңача кору һәм бу җирләргә урыс халкын, сөргенгә сөрелүчеләр исәбенә булса да, күбрәк күчереп утырту зарур. Шушы якларда яшәп тә җир өчен имананы башкортларга түләп торучы мишәрләр восстание вакытында хөкүмәт ягында торып сугышалар. Моның өчен аларга үзләре били торган җирләр мәңгелеккә бушлай бирелә. Типтәрләр һәм бабуллар исә башкортларга буйсынып яшәүдән азат ителә. Аларның хөкүмәт ягына басып сугышучылары салымнан коткарыла, восстаниегә кушылганнары исә имананы башкортларга түгел, казнага түләргә тиеш була. Ә бу якларга яңа гына күчеп килүчеләр болада катнашу-катнашмауларына карамастан тотып алына, крепостьлар төзү эшенә солдатка озатыла.
Край белән идарә итүдә исә түбәндәгеләр тормышка ашырыла: волость саен ике-өч кенә старшина калдырылып, алар эре феодаллардан куела, патшага тугрылыкка ант иттерелә; елга бер мәртәбә Гази мәчете янында җыелудан башка төрле җыен-корылтайлар тыела, ахуннар саны СКАЧАТЬ