Название: Көмеш дага / Серебряная подкова
Автор: Джавад Тарджеманов
Издательство: Татарское книжное издательство
Жанр: Литература 20 века
isbn: 978-5-298-04219-2
isbn:
Сату-алу эшләрен тиз тоттылар. Шебаршин җыенырга кайтып китте һәм тагын ике атнадан, май башында, Макарьевтан бөтенләй күченеп килде.
Нижний Новгородның Алексеевский урамындагы тып-тын ишегалды ыгы-зыгы белән тулды: капкадан олауларга төялгән өй җиһазлары, ящик-ящик китаплар кертелде. Сергей Степанович укырга бик һәвәс кеше иде. Аның хезмәтчеләре, олауларны тиз-тиз бушатып, әйберләрне Лобачевскийлар өе белән янәшәдәге буш өйгә ташыдылар. Аранда атлар кешни, абзарда ерак юл килеп арыган сыерлар мөгри башлады. Пычкы чыжлаган, балта чапкан тавышлар ишетелде: Шебаршинның балта остасы – егерме яшьлек таза егет Андрюшка – тавыклар һәм казлар өчен кетәклекнең коймасын рәтли, куначалар куя. Ишегалдында һәм өй эчендә өлкән яшьтәге хезмәтче Алексей эшләп йөри; уңган хатыны Авдотья аңа булыша. Йомышка аларның балалары Яшка һәм Фишка, ятим кыз Устя йөри. Шебаршинның хезмәтчеләре шулардан гыйбарәт, чөнки ул күп халык тотарга яратмый иде. Хезмәтчеләр ике өйнең дә кара ягына урнашырга тиешләр иде.
Өйдән кулына бала күтәргән Параша чыкты һәм болдырга сөялеп туктап калды. Балага ишегалдындагы шау-шу ошады, күрәсең, ул кулларын болгый һәм нидер кычкыра башлады.
Коляскадан кулына картузын тоткан Шебаршин төште, ишегалдын үтеп, болар янына килде. Бала аңарга кулларын сузды. Параша эндәшмәде, яңагы буйлап күз яшьләре генә тәгәри иде.
– Бар да рәтләнер, Парашенька, бар да рәтләнер, – диде Сергей Степанович калтыравык тавыш белән һәм хатынны кочаклап үпте. Ләкин аны тынычландырасы урында үзе дулкынланып, ирексездән сулкылдап куйды.
Бер минуттан ул, җитез атлап, болдырдан әйберләр янына юнәлде. Өй җиһазларының бер өлешен Лобачевскийларга ташыдылар. Параша, тынычланып, ашарга-эчәргә әзерләү һәм кешеләрне урнаштыру эшенә кереште. Бер-ике ел эчендә беренче мәртәбә аның җаны җылынды, ялгыз тормышның күңелсезлеге эреде, хәзер аңа таянырлык, балаларына сыенырлык кеше бар иде.
Шебаршинны Параша кыз чагыннан ук бик ярата, ләкин шул ук вакытта ятсына һәм бераз курка да торган иде. Хәзер, күршеләр булып яши башлагач, күңеле белән аңа ышанып омтылды.
Тышкы кыяфәте белән бераз тупасрак, кызып китүчән бу кеше, бүтәннәрнең әйтүенә караганда, ачуы килсә бик усал да, ләкин һәрвакыт гадел була иде. Шебаршин бик акыллы һәм укымышлы кеше: университет бетергән, берничә чит тел белә, матур гына рәсемнәр ясый, шигырьләр яза. Ул Декарт философиясен яклый – математиканы башка фәннәр өчен үрнәк саный. Ләкин ул, барыннан да бигрәк, политиканы күзәтеп бара һәм бәхәсләшергә ярата. Җирле халык аны бик тиз танып өлгерде һәм Макарьевтагы шикелле үк хөрмәт итә башлады. Бәхетсезлеккә очраганнарга ярдәм кулы сузарга әзер торган бу мәрхәмәтле һәм намуслы картның сүзенә һәркем ышана иде.
Аның акылы һәм гаделлеге Парашаның күңелендәге хәсрәт эзләрен киметте. Хатын акрынлап тынычланды һәм тормышка яңадан ышаныч белән карый башлады. Күп газаплар күреп, рухи сынау узган Параша унсигез яшендә зур СКАЧАТЬ