Көмеш дага / Серебряная подкова. Джавад Тарджеманов
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Көмеш дага / Серебряная подкова - Джавад Тарджеманов страница 2

СКАЧАТЬ карасын иде әле, янәшәсендә утырган егетнең зәңгәр күзләре кебек оялтмас иде.

      Юл, чынлап та, биш минуттан артыкка сузылмады. Кайтып җиткәч, Параша үз бүлмәсенә йөгереп кереп китте.

      – Нигә куркасың? – дип, йомшак тавыш белән сорап куйды әнисе. – Безнең хәлебезгә күрә бик дәрәҗәле кунаклар болар: Аверкиев әфәнде – губернабызның казённый палата казначее… Кулындагы йөзекләрен күрдеңме? Сергей Степановичны дус итеп килгән. Кардәш егетен ни өчен алып килүен үзең дә сизәсеңдер.

      – Ой, әнкәем! – диде дә Параша куллары белән битен каплады.

      Әнисе аңа ягымлы итеп карады, көрсенүен сиздермәде.

      – Кыз баланың язмышы шул инде, – диде ул акрын гына. – Син курыкма, Парашенька, чәй янына чык. Ашамаслар әле. Белмәссең, язмышың булса…

      Шулай булып чыкты шул. Егор Алексеевич Аверкиев кебек дәрәҗәле кешегә кардәш булгач, ул егетне иң кулай кеше дип уйладылар. Җитмәсә тагын, Нижнийда межевой конторада хезмәт итә, ди.

      – Хәзергә чины бик зур түгел – коллежский регистратор, – дип сөйләнде кичен Парашаның әтисе. – Аңа карап тормабыз. Яшь бит әле, күтәрелер. Агасы ярдәм итәр.

      Картларны тик бер сорау борчыды: ни өчен Аверкиев үзенең кардәшенә аларның Парашаларын сайлады икән?

      – Сизгер кеше ул, – диде Сергей Степанович, аңлатып бирергә тырышып. – Безнең Парашаның һәр яктан килгәнлеген: акыллы, матур, тыйнак булуын күреп алгандыр. Мин дә киңәш иттем.

      Параша аларның сүзләренә колак салмый – Иван Лобачевскийның чибәрлегенә, аның зәңгәр күзләренә гашыйк булып өлгергән иде ул.

      Һәммәсе риза булгач, эшне озакка сузмадылар. Тиз көндә вәгъдәләшеп тә алдылар. Моннан да артыгын көтмәгән юмарт Аверкиев кызның калтыранган бармагына кыйммәтле якут кашлы йөзек кигезде.

      – Әле монысы, киленкәем, башлап җибәрү өчен генә, – диде ул, ягымлы итеп. – Минем йортыма төшәрсез, шунда гомер итәрсез.

      Тагын бер атнадан Макарьевның биш гөмбәзле чиркәвендә никах укылды. Уналты яшьтәгеләргә никахка керергә ярамаганлыктан, Аверкиев кызга егерме бер яшь дип яздырды. Туйдан соң ук яшьләр Нижний Новгородка, Аверкиевның Сретенский урамындагы иркен йортына күчтеләр. Өйнең тәрәзәләре Кремльгә һәм югары базар мәйданына карап тора иде.

      Параша бераз вакыт төштәге кебек яшәде. Бер җәйге кичтән башка һични хәтерендә сакланмаган. Ул кичне Параша кунак бүлмәсеннән, тулган ай яктысында Иделне күрү өчен, балконга чыкты. Кичке тынлыкны ярып, бурлаклар җыры – сагыш һәм моң тулы җырлар яңгырады. Яшь килен аларны яратып тыңлады, ә шулай да, ниндидер авыр газаплар киләчәген сизенеп, йөрәге әрнеде.

      Көн артыннан көн узды, бәла-каза килмәде. Аверкиев аңа кардәш итеп карый, яшьләрнең тату тормышына соклана, шатлана иде. Бай йорт, бакчадагы беседкалар һәм оранжереялар, өйдәге хезмәтчеләрнең һәм абзарлардагы атларның күплеге яшь киленне таңга калдыра, әмма иренең мәхәббәте аның өчен барысыннан кадерлерәк иде. Ире аның яныннан бер адым да читкә китми, һәрвакыт игътибарлы СКАЧАТЬ