Название: Көмеш дага / Серебряная подкова
Автор: Джавад Тарджеманов
Издательство: Татарское книжное издательство
Жанр: Литература 20 века
isbn: 978-5-298-04219-2
isbn:
Менә Степан Яковлевич үзенең остазы Ломоносовны, аның 1755–1760 елларда Ватаныбыздагы беренче югары уку йортын – Мәскәү университетын ачу һәм аякка бастыруда күрсәткән чиксез кыю эшчәнлеген күз алдына китерә. Ул чакта хәтта җәмәгатьчелекнең алдынгы катлавы дип саналган дворяннар да югары белем бирә торган «фән храмнары» ачуга бөтенләй каршы булдылар. «Университетлардан хөкүмәт өчен файда көтеп булмый, алар казнага бары зарар гына китерә», – диделәр алар.
Ләкин илебезнең алдынгы галимнәре һәм мәгърифәтчеләре, Ломоносов юлы белән барып, югары белем учакларын күбәйтү өчен көрәшәләр һәм әкрен-әкрен булса да үз максатларына ирешә баралар иде. Моннан берничә ел элек Вильно һәм Юрьевта университетлар ачылды. Хәзер инде Румовский, Казанда илле елга якын диярлек гимназия яшәвен күздә тотып, бу шәһәрдә яңа университет ачарга бара.
Шулай да Степан Яковлевич, бу округның попечителе буларак, узган 1804–1805 уку елында Казан гимназиясендә укучылар саны нибары 173 кеше булганлыгын да, шуның белән бергә бу укучыларның дистәләрчә губернияләрдән җыелган булуын да белә иде. «Әйе, – дип нәтиҗә ясады Румовский, – башкаладан 15 көнлек юлдагы бу университетка, үз эшен башлап җибәргәндә, гаять авыр шартларны кичерергә туры киләчәк».
Әле моннан ике ел элек кенә уку йортларының баш идарәсенә Казан байлары тарафыннан җибәрелгән рәсми кәгазьдә: «Биредә университет ачканда, аның фәкать яшүсмер дворяннар катлавы өчен, дәүләт эшләрендә мөһим хезмәтләрне башкарырлык яшьләр өчен булуын күздә тотарга кирәк», – дип тәкъдим ителгән иде. Степан Яковлевич бу турыда да ачынып фикер йөртте, чөнки дворян балалары белем алуга караганда хәрби хезмәткә язылуны артыграк күрәләр. Алар фәннең үсеше, культураның алга китеше белән кызыксынмыйлар. Ә шул ук вакытта түбән катлау балаларының берничә буынына югары белем алу ишекләрен бөтенләй ябарга туры киләчәк. Юк, мондый кыргый шартлар белән килешергә ярамый иде.
Ломоносов башлаган көрәшне дәвам иттерергә лаеклы, шундый көчле ихтыярга ия булган нык характерлы, тирән акыллы һәм армас-талмас кешене Казанда табып булырмы? Ул кеше чын мәгънәсендә халык университетын тудыра, аны үстерә алырмы? Чөнки мондый авыр бурычны карт Румовский үзе генә башкарып чыга алмаячак – моңа аның үз көче генә җитмәячәк. Әле яхшылап СКАЧАТЬ