Көмеш дага / Серебряная подкова. Джавад Тарджеманов
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Көмеш дага / Серебряная подкова - Джавад Тарджеманов страница 43

СКАЧАТЬ style="font-size:15px;">      Менә ул Серёжа һәм Сергей Александрович белән бергә урамга чыкты. Кичкә табан суытып җибәргән. Морҗалардан төтен баганалары күтәрелгән. Агач ботакларына челтәр-челтәр бәс сарган. Аяк астында кар шыгырдый. Кичке эңгердә болар һәммәсе дә әкияттәге сыман булып күренә.

      Балык базары тирәсендә халык мыж килә иде. Кайсы җәяү, кайсы атка утырып, театр мәйданына агылалар. Караңгы төшәр-төшмәс үк, бозланган тәрәзәләрдән саран гына саркып, утлар күренә. Ерактан, салкын һаваны ярып, төнге каравылчының шакылдавык тавышы ишетелә.

      Малайлар һәм Сергей Александрович, Грузинский[13] урамына җиткәч, әле узган ел гына салынып беткән мәһабәт агач бина каршында туктап калдылар. Казанның беренче даими театры шунда урнашкан иде. Афишаларга күз салдылар. Алпавыт Есиповның крепостнойларыннан оешкан труппа Фонвизинның «Җитлекмәгән егет» комедиясен куя, бүген шуның премьерасы икән.

      Сергей Александровичка ияреп, малайлар театрның вестибюленә керделәр. Партердан үзләре утырачак урыннарны таптылар. Шуннан Сергей Александрович аларга звонок булганчы галеркага менеп төшәргә рөхсәт бирде. Малайлар галеркадан түбән караганнар иде – исләре китте: театр ифрат зур коега охшап тора, ә стенага уеп эшләнгән яруслары исә карлыгач ояларын хәтерләтә.

      Звонок булгандырмы, юктырмы – малайлар аны ишетмәделәр. Тик менә берзаман аларның күз алдында түр стена чайкала-чайкала түшәмгә менеп китте. Пәрдә күтәрелә дигәннәре шул икән. Коля, барьерга ябышкан көе, урыныннан кузгала алмыйча торды. Шулчаклы гүзәллекне күреп сокланды. Актёрларның гаҗәп оста уйнавы малайны көлдерде дә, шулай ук уйланырга да мәҗбүр итте. Митрофанның ничәмә-ничә ел дәверендә укып та чеп-чи надан калуын күреп, ничек көлми түзәсең? Әнисенең мәзәклеге… Скотининның тупаслыгы… Фамилиясен дә тапканнар бит үзенә! Чиләгенә күрә капкачы. Дөрес, сәхнәдә Правдин, Стародум һәм Софья кебек әйбәт кешеләр дә бар. Гадел һәм кискен Стародум, инде карт булуына да карамастан, нәрсәсе беләндер Григорий Ивановичны хәтерләтә иде. Ятим кыз Софья ролен башкаручы уртача буйлы, ябык чырайлы, зур кара күзле крепостной кыз Феклуша Аникиева үзенең гади, әмма бик табигый уйнавы, тыйнаклыгы белән һәркемнең мәхәббәтен яулап алды.

      Театрдан кайткач, Коля таң алдыннан гына йоклап китте. Спектакльнең тәэсире белән тузга язмаган төшләр күреп бетерде. Имеш, Скотинин белән бергә Яковкин да сәхнәдә чуала, ә Митрофан иң симез, иң ялкау гимназист Овчинниковка әйләнгән. Тәэсирләре нәтиҗәсендә малай, иртән звонок булгач та, киенгәндә, нәрсәнең – төш, нәрсәнең өн икәнлеген аера алмый торды.

      Ләкин ул көнне театрдан алып кайткан тәэсирне оныттырырлык зур хәбәр килеп җитте һәм бөтен гимназияне дер селкетте. Ул ашыгыч хәбәр Петербургтан килде: Казанда университет ачасылар икән. Ул заманны Россиядә фәкать өч кенә шәһәрдә – Мәскәүдә, Юрьевта[14] һәм Вильнода – университет булып, монысы дүртенче иде.

      Гимназия умарта оясына охшап калды. Куанычтан малайлар бер-берсен кочаклыйлар, тәбриклиләр, университетка кереп уку өчен көчләрен кызганмаска ант итәләр. СКАЧАТЬ



<p>13</p>

Хәзерге Карл Маркс урамы.

<p>14</p>

Хәзерге Тарту шәһәре (Эстония).