Мәхәббәт яңгыры. Марат Кәбиров
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Мәхәббәт яңгыры - Марат Кәбиров страница 7

СКАЧАТЬ үз-үзенә ихтирамын, шәхеслек горурлыгын арттырды.

      Ачык йөзле мөлаем кыз булды Таңчулпан. Шаянлыгы, шуклыгы да җитәрлек иде. Юк кына нәрсәләрне дә күңелле күренешкә әйләндерә белүе, котылгысыз күренгән хәлләрдән дә чыгу юлын тиз таба алуы белән дә аерылып тора иде. Шуңа да ахирәтләре арасында абруе зурдан булды, аларны үзенә аудару өчен бер нәрсә кылмаса да, кызлар Таңчулпанга тартылдылар, ярдәм сорап та, киңәш сорап та киләләр, аның белән дуслашуны абруйга саныйлар иде. Үсеп буй җиткергәч тә шулай дәвам итте. "Бер егет артымнан йөри, нишлим икән?"– дип тә килделәр, "Фәлән егеткә гашыйк булдым, ничек сиздерим икән?"—дип тә сер чиштеләр. Таңчулпан аларга берәр киңәш биргәндер инде, тик ул мәхәббәт хисе белән таныш түгел иде. Китаплардан укып, кинолардан карап аның ләззәтле һәм изге тойгы икәнен чамаласа да, шуграк егетләр үзен озатырга маташуын күрсә дә, ул гашыйк булуның нәрсә икәнен дә беми иде әле. Әлбәттә, аралашып йөргән егетләреннән кайберләре аңа ошый һәм кыз алар белән аеруча яхшы могалләмәдә иде. Ләкин дөньяңны онытып гашыйк булырлык дәрәҗәдә түгел иде алар, буйга җитеп беренче һәм бердәнбер мәхәббәтен көткән кызның күңел таләпләренә дәва булырлык түгел иде.

      Унынчыны тәмамлап, институтка керергә хыял корып йөри иде Таңчулпан. Мондый чакларда күңелеңне иләсләндереп, мәхәббәт хакында гына уйлап йөреп булмый, укырга, имтиханнарга әзерләнергә кирәк. Ләкин яшьлек китапка төбәлеп кенә яши алмый, дус-ишләрең белән аралашуны, күңел ачуларны да таләп итә. һәм ул эшенә дә, укуына да, җилләнеп алуга да өлгерә. Шуңа да яшьлек бит ул.

      Нәкъ әнә шул мәлдә классташ кызының абыйсы Ильяс армиядән отпусыга кайтып төште. Киткәндә чебеш кебек кенә бер малай иде, әле үсеп, тазарып кайткан. Кыска алынган куе кара чәчләре, атлетларча гәүдәсе, көч-гайрәт сирпеп торган хәрәкәтләре белән ул кино геройларын хәтерләтә иде. Клубка чыккач ул барсы белән дә кочаклашып күреште, кызларның бит очыннан үбеп тә алды. Тик Таңчулпанны күргәч кенә ничектер сәерләнеп катып калды, утлы карашларын кыздан ала алмый торды. Таңчулпан кызарды, хәтта колакларына кадәр кызган тимер төсенә кергәндәй тоелды. Күкрәгендә нәрсәдер тертләп өзелгәндәй булды, йөрәге ашкынып типте. Моның нәрсәдән икәнен дә аңламады кыз. Бу халәт аңа таныш түгел иде. Кичке уеннардан соң ахирәте һәм Ильяс белән бергә кайттылар. Таңчулпан бик сөйләшмәде. Ә кереп урынга яткач, төне буе күзен йоммады. Күңелдә әйтеп аңлата алмаслык рәхәтлек тә, газап та, курку-шикләнү дә тагы әллә нинди тойгылар бергә буталып утлы өермә куптарды. Ул өермәнең ялкын телләре иркәли дә, яндыра да кебек иде. Аның, берчә, галәм яңгыратып көләсе, берчә, тәгәрәп ятып елыйсы килде. Күз алдыннан Ильясның утлы карашлары, колак төбеннән тавышы китмәде.

      Таңчулпан гашыйк иде.

      Ә икенче көнне Ильяс аны озатып куйды. Капка төбенә җиткәч, озак кына сөйләшеп тордылар. Нәрсә хакында?– монсын хәтерләми кыз, ул күңелендә кайнаган хисләр тәэсиреннән ни тере, ни үле бер халәттә иде. Егетнең куллары биленә кагылгач, СКАЧАТЬ