Мәхәббәт яңгыры. Марат Кәбиров
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Мәхәббәт яңгыры - Марат Кәбиров страница 4

СКАЧАТЬ әйткәндә, бик җентекләп укымыйм мин аны. Үзең пешергән ашны ничек ашамак кирәк?! – Искәндәрнең үтә җитди кыяфәте үзе бер мәрәкә иде,– Әле менә синең язмаларга күз йөгертеп чыктым. Бу килештән ничава егет күренәсең…

      Егет бабай бүлмә яңгыратып көлеп җибәрде.

      – Синең кебек остазым булганда сер биреп тормам инде,– диде ул Искәндәрнең шаяруын кабул итеп,– Ә үзең хәйран күзәтүчән икән…

      Искәндәр дәшмәде. Өстәлдәге гәҗит төпләмәсен читкә этәреп куйды да бик эшлекле кыяфәт белән алдындагы кәгазгә текәлде. Аның шулай кинәт үзгәрүенә сагаеп калган Егет бабай бераз гаҗәпсенеп торды да, бүлдермим инде моны дигәндәй, кабат эшкә тотынды. Бүлмәдә тынлык урнашты. Озак вакыт буе, тәрәзәгә сибәләгән тамчылар астында, Егет бабайның ручкасы кәгазь буйлап йөгергәне генә ишетелеп торды.

      Искәндәр бер нәрсә дә язмады, алдындагы ак кәгазьгә төбәлеп тораташ кебек каткан хәлдә тик утырды. Ул язарга уйлап та карамады, ул бөтенләй бер нәрсә хакында да уйламады, бары тик тәрәзәгә бәрелгән тамчылар җырын гына тыңлады. Ә яңгыр, йөрәк тибеше белән бер ешлыкка кереп, бары бер генә сүзне кабатлый иде:«Тамчы, там. Тамчы, там…» Шушы гади генә сүзләрдә Искәдәр өчен тирән мәгънә ятадыр сыман тоела, аның бөтен гомере шушы сүзләрнең ничек яңгырашына бәйледер төсле иде. Тамчы, там… Тамчы, там… Юк шул, гади генә сүзләр түгел шул бу… Аның нәрсә аңлатканын бер Искәндәр генә белә…

      Бу халәтеннән аны Егет бабайның тавышы тартып чыгарды:

      – Карале, син авырмыйсыңдыр бит?

      Искәндәр бертын аптырап карап торды. Егет бабайның йөзендәге кайгыртучанлыкны күргәч кенә, сорауның мәгънәсе аңына барып җитте. Ул башта иңнәрен генә сикертеп куйды, азак бу хәрәкәтнең Егет бабайны борчуга салачагын уйлап, акланырга ашыкты:

      – Юк инде, нинди авыру ди ул!..

      – Көйсезрәк күренәсең… Үпкәләгән дисәм… Сине белмәсәм, уйлар идем инде…

      – Баш эшләми менә…

      Егет бабай сынап карап торды да көлемсерәп куйды. Аннан соң өстәл астыннан бер шешә аракы тартып чыгарды:

      – Бәлки?

      – Бәлки…—дип килеште Искәндәр,– Берәрне җибәрик, булмаса.

      Рюмкаларга салып күтәрделәр.

      – Бер сорау бар!—диде Искәндәр. Егет бабай игътибар белән тыңларга әзерләнде. Монда тост әйтешү урынына сорауга җавап биреп эчү гадәткә кергән иде. – Нәрсә ул мәхәббәт?

      Егет бабай, шул да булдымы сорау дигәндәй, тәкәббер караш ташлап алды, тик шундук күзләрендә хыялый очкыннар балкып китте:

      – Мәхәббәтме?!– ул бераз уйлангандай итте,– Мәхәббәт ул – бөтенесе дә!

      Искәндәр тулырак, фәлсәфирәк, тапкыррак җавап көткән иде. Ләкин, төптәнрәк уйласаң, моннан да тапкыр сүзне табып була микән?! Мәхәббәт ул – бөтенесе дә. Шулай шул… Кызганычка каршы, шулай…

      Егет бабай, Искәндәрнең үзе белән килешүен сизеп, канәгать елмайды да рюмкасын СКАЧАТЬ