Өрәк җаны. Марат Кәбиров
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Өрәк җаны - Марат Кәбиров страница 6

СКАЧАТЬ style="font-size:15px;">      Шулай да хатын бөтен батырлыгын туплап торып басты. Як-ягына карана-карана гына тәрәзәгә табан атлады. Һәм кискен хәрәкәтләр белән форточканы ябып куйды. Аны кемдер карап, күзәтеп торадыр сыман иде. Тәрәзә пәрдәләрен тартып чыкты. Теге тойгы таралмады. Кемдер күзәтә кебек… Күзәтә…

      Кинәт күз кырые белән генә ниндидер хатын-кыз гәүдәсен күреп калды. Кыска гына халат кигән… Акырын гына шул якка борылды. Фу-уу-уф… Үзе икән. Көзгедәге чагылышы.

      «Киемне алыштырырга кирәк, – дип уйлады ул, – Закирҗанның өрәге бу киемдә күрсә, гафу итмәс.» Йокы бүлмәсенә керде. Чишенде. Тәнен ниндидер ябешкәк салкын кысып алды. Әйтерсең, аны күзгә күренмәс бер нәрсә кысып-кысып кочаклый иде. Явыз рух. Әҗәл сулышы. Ул ашыгып мәтам киемен киде. Тәне җылыныбрак китте.

      Залга чыгып Закирҗанның портретын каплап торган ак япманы алды. Аны саклык белән генә диванга алып куйды. Иренең рәсеменә төбәлде. Озак карап торды. Кинәт ул коты алынып кычкырып җибәрде. Закирҗан аңа күз кысты. Стенадагы рәсемнән! Чынлап та күз кыстымы ул, әллә тоелды гынамы? Кем белә… Сәкинә аннан күзен алалмыйча озак торды. Закирҗан башкача күз кысмады.

      Кинәт ишектә кыңгырау шалтырады.

      Сәкинә сикереп куйды.

      Арка үзәге бозга әйләнде.

      Тагын кыңгырау.

      Хатынның акайган күзләре менә-менә атылып чыгар төсле иде. Ул ишеккә таба атлады.

      Туктап калды.

      – Кем анда?

      Хатын үз тавышын үзе танымады.

      – Мин бу. Закирҗан.

      Сәкинә бөтен тәне белән калтыранырга тотынды.

      – Ач инде. Мин бу!

      Хатын куркудан кычкырып җибәрде.

      – Нәрсә булды?

      Йозак тишегенә ачкыч тыктылар. Борган тавыш ишетелде.

      Сәкинә, күзгә күренмәс һәлакәттән сакланрга теләгәндәй кулларын алга сузып, тәрәзә янындагы почмакка чигенде. Анда барып терәлгәч, сискәнеп сикереп куйды.

      Сеңеп юкка чыгарга теләгәндәй стенага сыенды.

      Ишек ачылып китте.

      – Юк! Ю-у-у-у-к!!!

      Хатын стена буйлап шуып төште.

      Ишек төбендә зур пакет күтәреп Закирҗан басып тора иде.

      – Хәлләрең ничек? Ник ишек ачмыйсың? – диде ул, хатыны ягына атлап.

      Кулындагы пакетын кухняга кертте дә Сәкинә янына килде.

      – Курыктыңмы әллә? Чынлап җирләдегез мени? Мин бит шаяртасың икән дип торам…

      Бер-бер артлы яудырылган сорауларга җавап ишетелмәде.

      Сәкинә һуштан язган иде.

      Закирҗан аны диванга күтәреп салды. Шунда үзенең портретын күреп катып калды. Башын чайкап куйды.

      Сүз әйтмәде.

      Хатынының пульсын капшап карады.

      Шкаф янына килеп дарулар эзләде.

      Тапмады.

      Бер кәгазь кисәген күреп, шуңа текәлде.

      Сызгырып җибәрде.

      Кәгазьне кулына алды.

      «Үлеме СКАЧАТЬ