Название: Өрәк җаны
Автор: Марат Кәбиров
Издательство: ЛитРес: Самиздат
Жанр: Приключения: прочее
isbn:
isbn:
Хәсән тагы баш какты. Аннан соң кыенсынып кына өстәп куйды:
– Әйе… Барсын да… Кесәдә киткән…
Хатын кинәт хөкемдарга әверелде:
– Бирмә берәүгә дә! – диде ул, баласын әрләгән ана тоны белән,– Чит кешегә мал таратып йөрмә.
Хәсән аның һәр сүзен баш кагып тыңлады. Хәзер ул аларны кабатлап күрсәтер кебек иде:«Берәүгә дә бирмәм. Чит кешегә мал таратып йөрмәм..» Аның бөтен кыяфәте шуны вәгъдә итә иде. Әмма Хәсән бөтенләй боек тавыш белән каршы төште:
– Кызгандым мин аны… Ул бик жалкы булды.. Ул өрә… ул теләнчене әйтәм… Кызгандым…
– Алар миңа да кызганыч,– диде хатын, таләпчән тавыш белән, – Тик мин берсенә дә бирмим бит. Син дә бирмә.
Хәсән баш какты.
– Өй эчен, менә, үзең дә күреп торасың бит… Бер юньле нәрсә юк. Теләнчеләрне кызганып йөргәнче, миңа ярдәм итәр идең.
Хәсәнгә җан кереп китте:
– Ярдәм итәчәкмен, әлбәттә,– диде ул ләззәтле бер ашкыну белән, – Телисең икән, иртәгәдән үк евроремонт ясатам…
Хатын киң елмайды.
Хәсәнгә сокланып карап торды.
– Ә бер уйласаң, оригинально! – дип елмайды ул, – Сөйгәне янына кем трусик белән килгән моңа кадәр?! Юк…
Хәсән дә елмайды.
Ул хатынны кочакларга омтылды да нәрсәнедер исенә төшереп, ваннага юнәлде.
– Әл дә син бар әле, бердәнберем! – диде ул ихлас елмаеп, – Яратам мин сине.
Кинәт телефон шалтырады. Сәкинә йөгереп барып трубканы күтәрде. Хәсән ванна ишеге янында сагаеп басып калды.
– Әйе, тыңлыйм, – кинәт Сәкинәнең төсе үзгәрде, ул агарынып китте һәм бөтен җан ачысы белән сыгып чыгарды, – Я, хода!..
Хәсән борчылып аның янына килде.
– Кем ул анда?
Хатын дәшмәде. Хәсән телефонның кайсыдыр төймәсенә басты. Шалтыратучының тавышы хәзер бөтен өйгә яңгырый иде. Хәсәнгә ул тавыш ничектер таныш кебек тоелды. «Кайда ишеттем соң?»– дип уйлады ул. Тик исенә төшерә алмады. «Тоеладыр гына…»– диде ахырда.
– Сәкинә, дим, Сәкинә! Ник дәшмисең? Нәрсә булды? – дип ныкышты тавыш.
– Син… Син кайдан… Кайдан шалтыратасың?..
– Кибеттән. Я аптырама инде. Кайткач, барсын да аңлатырмын.
Сәкинәнең кулыннан трубка төшеп китте.
– Я, ходай… Аннан кайтып була мени?!. – дип пышылдады ул үзалдына.
Тик аның сүзен ишеттеләр.
– Ялгышлык килеп чыккан, Сәкинә…– диде тавыш кыенсынып кына, – Ялгышлык…
– Туктале, кем соң син?.. Ник шаяртасың? Шулай шаярырга ярый мени?!– Сәкинә менә-менә елап җибәрер сыман иде.
– Шаярмыйм мин, Сәкинә,– Тавыш калтыранды, – Шаярмыйм. Мин – Закирҗан.
Сәкинәнең иреннәре дерелдәп куйды.
– Без Закирҗанны җирләдек бит инде, —диде ул, күзләрен мөлдерәтеп, – Минем әле бик кайгылы чагым. Зинһар, бүтән алай кыланмагыз.
Ул телефон төймәсенә басты. Бипелдәгән тавыш ишетелде.
СКАЧАТЬ