Яшəү белəн үлем арасында. Наби Даули
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Яшəү белəн үлем арасында - Наби Даули страница 7

СКАЧАТЬ күңел бу әсирлек белән, бу түбәнлек белән килешә алмый. Килешә алмый гына түгел, моңа ачына, ярсый. Авызда ниндидер бер әче тәм сизелә. Нәрсәдән икән бу? Әллә арыгангамы, әллә сугыштагы дары исе чыгып бетмәгәнме? Юк, берсе дә түгел. Бу – вөҗдан газабының йөрәкне яндыруыннан туган бер сизем. Мондый чакта кеше, чыннан да, ашау-эчүне оныта. Биредә, бу төрмә бүлмәсендә, бездә дә шундый хәл иде. Мин төрмә бүлмәсе дип әйттем. Әгәр тоткынны бизәкле сарайга япсалар, аның хәле үзгәрер иде микән?..