Яшəү белəн үлем арасында. Наби Даули
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Яшəү белəн үлем арасында - Наби Даули страница 6

СКАЧАТЬ алай гына түгел, бу сүз көрәш авазына әверелде. «Кем коммунист?» – «Белмибез». – «Кем комиссар?» – «Белмибез». – «Сездә нинди кораллар бар?» – «Белмибез!» Һәм тагын меңләгән сорауларга «белмибез» дигән җавап фрицның ачуын кабарта, аңа ул сүз сүз булып кына түгел, мыскыллау да булып яңгырый иде. Дошман, безнең авызларны ачтырыр өчен, нинди генә җәзалар уйлап чыгармады. Ләкин бары бер генә сүзне ишетә иде: «Белмибез!»