Тимә, яшәсен!. Марсель Галиев
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Тимә, яшәсен! - Марсель Галиев страница 32

СКАЧАТЬ көн эчендә хәбәрләр куера башлады. Кем урлаган? Бу сорау, авылның пожар каланчасыннан яңгыраган чаң кебек, хәвеф салып таралды, минем аңыма да үтеп керде. Сүз, димәк, мин урлаган әйбер турында бара. Нишләргә? Шундый да кирәкле әйберне алганмын микәнни? Зуп-зур мотор шушы кеп-кечкенә нәрсәгә терәлеп калганмыни?

      Урынына илтеп ташларгамы – куркам. Шулай ни кылырга белми йөргән көнемдә, Туйкә мәктәбеннән кайтып килүче югары оч абыйлары, безнең турдан үткәндә, мине дәшеп алдылар. Капка турыннан читкәрәк, тыкрыкка алып китеп, исемемне, кем малае икәнемне тыныч кына сораштылар. Берсе кесәсеннән кәгазь акчалар чыгарып күрсәтте дә:

      – Менә бу акчалар синеке була. Велосипед алырга җитә. Артезиан коесының моторына куелган әйбер синдә бит, әйеме? Сат син аны безгә, – диде. Бүтәннәре янәшәдә аның сүзен хуплап торды.

      Боларның сүзенә ышанмау мөмкин түгел иде. Чүпрәккә төрелгән әйберне бик тиз алып килеп бирдем. Теге абый әйберне карап, шул икәненә ышангач, кесәсенә тыкты, яңакка чапты да, иптәшләрен ияртеп, югары очка китеп барды.

      Мин шулкадәр гарьләнүдән, елауны да онытып, басып калдым.

      «Шул кирәк, сиңа димәгән әйбергә кагылма!» диде күңел тавышы.

      Икенче көнне артезиан коесының су бирә башлавы турында өйдә ишеттем. Аның хуҗасы итеп минем әтине куйганнар икән…

      Әти янына барган саен, мин теге әйберне карап китәм. Ул көннән-көн шомара, алтынсу төскә керә бара. Чөнки әтинең кулы гел шуңа тотына, ягулыкны йә арттыра, йә киметә торган, ягъни газны көйли торган бик кирәкле әйбер икән ул.

      Әти бер кулыма таяк, бер кулыма йозак ачкычы тоттырып, тау өстендәге чанны карарга җибәрә: су туларга күпме калган, шуны белеп төшәргә кирәк. Мин баскычтан менеп карыйм, шаулап аккан су тавышы шомлы караңгылыктан ишетелә, күз ияләшкәч кенә, су өсте ялтырап шәйләнә башлый. Мин туларга күпме калганын таяк белән үлчим дә, ишекне бикләп, кайтырга чыгам.

      Әти, таякның мин билгеләгән чамасын карап:

      – Тагын ярты сәгатьтән тула, – ди.

      Ул моны миңа түгел, такта ярдырырга дип көтеп торучыларга әйтә. Чөнки насос ягын туктаткач кына, мотор пычкы ягына эшли башлый.

      Станокка беркетелгән түгәрәк пычкының янына килергә куркыныч, үткен тешләре карчыга борыныдай барысы бер якка бөгелгән сыман, дәһшәт салып тора. Жуылдап әйләнгәндә, үз җиле белән гәүдәңне суырып алыр шикелле. Шуып килгән бүрәнә башына ул тешләрен батыра да, коточкыч чинау тавышы чыгарып, агач тәнен ярсып кимерә башлый. Мотор бүлегендә кечкенә тәрәзәдән карап торган әти, нәкъ шул мәлдә теге, кайчандыр мин урлаган җайланманы борып, моторга көч бирә, бүрәнәдән сыңар такта аерыла барып, аргы башы килеп җитүгә, газны киметә. Шулай итеп, ул моторга да ял бирә, ягулыкны да янга калдыра.

      Пычкының әче-зәһәр тавышы бөтен авыл өстенә тарала. Шул тавыш аша мин, ерактан торып та, әтинең кайчан эш башлаганын, кайчан бетергәнен белә идем.

      Моторны сүндергәч тә, пычкы һаман әле ажгырып әйләнә, әти, такта кисәген СКАЧАТЬ