Тимә, яшәсен!. Марсель Галиев
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Тимә, яшәсен! - Марсель Галиев страница 29

СКАЧАТЬ сүз һуннардан кергән булырга тиеш.)

      Кичкә көтүне Хөсниттәйләрнең иркен ихатасына ябачаклар. Боларны бездән кырык чакрымдагы Бөгелмә шәһәренә куып баручы көтү башлыгы «гуртотправ» дип атала. Ул – бердәнбер ир кеше, калганнары – көтүче хатын-кызлар. Хөсниттәйләрнең мондый чакта төне буе өендә ут сүнми, мәҗлес бара, итле аш исе урамга ук саркып чыга. Гуртотправ белешеп тора: әгәр инде Бөгелмәдә, төрле яклардан көтү килеп тулу сәбәпле, чират икән, гуртны куарга ашыкмый, хуҗалык көтүен болынлыктан бер читкә этәреп, үләнлерәк җирдә атналар буе хөкүмәт малларын көтәләр.

      Хөсниттәйләрнең ихатасы киң булса да, барыбер эре мал өчен кысанрак шул. Кай төннәрдә таналар тынычсызланып сөзешә башлый, бер-берсен таптау очраклары да була. Мондый чакта, караңгылы-яктылыда килеп, гуртотправ сугымчыларны уятып йөри, минем әтигә дә чират җитә. Төш җиткәндә генә, ул арып-талып кайта: «Биш сыер җәнлеген суеп тунадык…» – ди. Шул көндә үк гуртотправ тана түшкәләрен атка төяп, Бөгелмәгә юл тота. Илленче еллар бит, каты заман, малның бер тоягын җуйса да, үз башын бүкәнгә куячаклар. Хөсниттәйләр өендә көн дә сый-мәҗлес, табын иттән сыгылып тора, диләр. Бу сүздә бераз хаклык та бардыр, чөнки авыллар аша үткән чакта, гурт көтүенә хуҗалык маллары да ияреп китә, бер-ике көннән иясе табылмаса, алкасыз малны чалып, корбан итәләр.

      Безнең дә бер көздә тана бозавыбыз югалды. Бөгелмәгә җитәрәк, Толчайкадан барып тапты әти. Гуртка ияреп киткән булган. Гуртотправ: «Бер көнгә соң килгән булсаң, абзый, бозавыңны хәл итә идек», – дигән.

      Ничә тапкырлар гурт узгандыр безнең авылдан: танасы, сарыгы, тай көтүе… Беренче тапкыр без дуңгыз көтүен дә күрдек. Лайлага баткан бу шыксыз җанварларны тамаша кылырга бөтен оч җыелды. Борыны такта белән бәреп тигезләнгән сыман, кызыл каймалы, тасрайган күзле бу хәшәп хайваннарны минем беренче күрүем иде. Аптыраудан гаҗиз калып, өлкәннәрнең сүзләренә колак салам:

      – Әнекәйгенәм! Урыс шушы нәмәстәкәйне асрый микәнни?!

      – Табигать ялгышыдыр бу!

      – Бу шакшының итен ничек ашамак кирәк!

      – Ничек кенә ашадык әле! Сугышта Әмерикә салосы булмаса, ачка киселәсе идек.

      – Күзеңне йомып кабып җибәрәсең тоз сибелгән кара ипекәй белән… Ашказаны телсез Нуриәсма кебек шым була. Өшетми дә…

      Дуңгызларның җыбылҗык исе Хөсниттәйләрнең ихата-курасында икенче язга да сакланып калган иде әле. Шуннан бирле алар ишегалдында бер чеметем дә үлән баш төртмәде. «Дуңгызның тизәге үләнне тамырына кадәр яндыра», – диделәр.

      Ә бүген… Көтәбез малайлар белән. Түземсезләнеп, тегермән янын күзәтәбез. Туйкәне узып, шуннан килеп чыгарга тиешләр. Тып-тын. Мал-туар тавышы ишетелми. Ниндидер хатын-кызларның килгәне күренә, бүтән берни юк, дисәк… Басу капкасына җитәрәк кенә күреп алдык. Казлар килә! Казлар. Адәм тәганәсе. Мондый хәлне беренче күрүебез. Казлар бер эзгә тезелгәннәр дә, елан муеннарын сузып, үзара зарланышып киләләр. Каз көтүенең бер очы СКАЧАТЬ