Название: Тимә, яшәсен!
Автор: Марсель Галиев
Издательство: Татарское книжное издательство
Жанр: Современная русская литература
isbn: 978-5-298-03271-1
isbn:
– Нишлисең бит, төянеп чыгып киттек инде, чуен юлына эшкә килеп урнаштык. Бер айдан соң пожар чыгарган малайлар да табылды. Менә шуннан бирле яшибез инде монда. Агачларны төпләп, бакча булдырдык. Урыслардан күреп, алмагач, чия, карлыган куаклары утырттык. Татар да бисмилла әйтеп утыртса – үсә икән, бәрәкәте белән, – дип, зурәнәй күңелен ачып ташлады. Югыйсә ул гел зарланган, нигәдер шелтәләгән сыман сөйләшә иде. Якын булып, чынлап та, әнкәйнең зуры булып тоелды бит әле ул бу мизгелдә.
Икәү генә шулай чөкердәшеп шпаллардан барабыз. Ерак дөньяларны тоташтырган парлы рельслар, зәңгәр сызык булып офыкка китеп югала. Баш очында тургай сайрый. Күктә кояш елмая. Рәхәт. Шпаллар өстеннән бару җайсыз икән: бер атлам җитми, ике атлам артып китә.
Кыз кеше белән уйнау кызык буламыни. Роза белән уйнаган сыман итәм. Минем кесәдә компас, ике япьле пәке йөри. Мин аңа полюсларның көньягы-төньягы кай тарафта икәнен күрсәтәм: шуны белмәгән килеш йөргән була бит әле. Роза миннән сагая, үрдәкләрен поезддан таптатуны кичерә алмый, уенчыкларын миннән яшереп куя.
Төнлә поездлар үтүе серле дә, шомлы да. Мин, шул серлелек бишегендә тирбәлеп, йокыга чумам, шомы төшкә керә…
Таң монда кошлар сайравы белән куерып ата.
Кояш нуры сузылып, битне сыйпап алса да уянмыйм әле, йокы ялына чытырдап ябышам. Черки бик нәзек тавышка колакны бораулый, барыбер уянмыйм дип иркәләнеп ятканда, сарай ягыннан зурәнәйнең хәвефле тавышы яңгырады. Бу сиңа черки безелдәве генә түгел.
Күз кабакларын каерып ачып, болдырга чыккач, шуны белдем: төнлә көтүче малай качып киткән!
Башта моңа ышанып җитмичә, сипкелле Коляны төрле җирдән эзләп карадык. Кычкырып, урман ешкынлыгын уяттык, кыр ягына чыгып, офыккача күз текәдек – әллүр Коля, бирчәеп, чатнап каралган үкчәсен ялтыраткан.
«Менә сиңа кунак, кунак башыңа тукмак!» – дип, үземне кызганып куйдым. Болай булгач, көтү бәласе миңа кала бит инде.
Беләм мин, көтү көткәндә вакытның кереш кебек сузылганын беләм… Күктә кояш, тышауланган кебек, гел бер урында үшәнләнеп тора, урман артына тәгәрәп төшәргә һич тә ашыкмый. Бездә бит сыер җәнлеге урманда, аланнарда аерым көтелә, ә сарык-марыкларның яраткан үләне тауларда. Анда бит бар да уч төбендәге кебек күренә. Ә монда урман арасы. Сыерлар да әнә әсәренгән, кигәвенгә түзә алмыйча, койрыкларын туры күтәреп, байрак итеп болгыйлар. Сарыкларның мондый эсседә аңы парга әйләнә. Каен төпләренә өелешеп, үз күләгәсен иснәп, йокымсырап торалар. СКАЧАТЬ