Тимә, яшәсен!. Марсель Галиев
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Тимә, яшәсен! - Марсель Галиев страница 15

СКАЧАТЬ уллары – Индус абый белән Әмир абый кайтып керделәр. Велосипедларын бастырган килеш бер-берсенә сөяп куйдылар да, безнең белән күрешкәч, агач кәүсәсенә беркетелгән юынгычта кулларын юып, өстәл янына килделәр. Табын түгәрәкләнде. Кунакта ризык та тәмлерәк тоела бит югыйсә, әмма минем тамактан үтми, гел бер уй усак яфрагы кебек атына: кайчан инде поезд килер, кайчан күрермен?..

      Ризыкка үрелгән сыман итеп, чемченеп утыра торгач, колакка бер ят тавыш ишетелгәндәй булды: «тык-кы, ты-кы, ты-кы»… Әнинең ике уч арасында, иләкне биетеп, он иләгәндәге кебек.

      – Уфа поезды… – дип куйды Әмир абый. Индус абый кесә сәгатен чыгарып карады да:

      – Унбиш минутка соңарып килә, – диде.

      Димәк, әнә шулай «ты-кы, ты-кы» тавыш чыгарып, чынлап та, поезд килә. Моны күрми калалар диме, мин, шым гына торып, куак арасына кереп чумдым. Тимер юл үзе биектәрәк, як-ягына кулга йомшак тоелган түгәрәк ташлар сибелгән. Офыкка карыйм. Әнә бөдрә төтене дә күренеп алды – килә, поезд килә! «Тык…кы, ты-кысы» да көчәйгәннән көчәеп ишетелә. Паровоз, кара дию пәрие кебек, зурайганнан-зурая бара. Артында яшел вагоннар. Ян-якларыннан пармы-төтенме бөрки-бөрки, дәһшәтле бер көч белән ажгырып, үз җилен ияртеп килгән паровоз нәкъ минем турга килеп җитте, ачык ишегеннән машинист миңа карап елмайды да, ым кагып, сыңар кулы белән нәрсәнедер тартты. Шул мәлдә… яман зәһәр гудок тавышы, бөтен дөньяны ярып төшереп, коточкыч ярсулы уларга тотынды. Куркуымнан, чырыйлап кычкырып җибәрдем. Артыма чүмәлеп, бу җилле тавыш гарасатыннан очып китәрмен кебек, җиргә ябышып, бармакларымны батырдым. Ул арада табындагылар чабышып килеп җиттеләр. Мин шулкадәр каты кычкырганмын икән, хәтта гудок тавышын да җиңгәнмен.

      «Әй Ходаем, бетте балам», – дип, хәвефләнеп йөгереп килгән әни агарып чыккан, дер-дер калтырап торган улын кочагына алып, «и бала, и бала» дип, сөйләнә-сөйләнә, күлмәгемне күтәреп, тел очы белән генә тәнемә төкергән сыман итеп, дога укырга, өшкерергә кереште.

      Тәннән әле курку да чыгып бетмәгән, миннән бер яшькә бәләкәйрәк Розаның көлеп торуына ничек инде гарьләнмисең.

      «Поезддан курыкты. Куркак син, куркак», – дип, телен чыгарып, үртәгән була бит әле, җитмәсә…

      Кайтып китәр алдыннан, үч алдым үзеннән. Аның сап-сары ике уенчык үрдәге бар иде. Нәкъ чын зур үрдәк кадәрлеләр. Каурыйлары сап-сары, борыннары кызыл. Шул үрдәкләрнең берсен – бер рельска, икенчесен икенче рельска утыртып куйдым да поезд килгәнен теләп ятам. Көттермичә генә килде бит тәки. Паровоз алдындагы итәк сыман рәшәткәсе килеп бәрелүгә, сары үрдәкләр чәрдәкләнеп, тирә-якка чәчрәп очты.

      Роза сеңелнең тимер юл буеннан елый-елый сары каурый кисәкләрен җыеп йөргәне бүгенгедәй күз алдымда. Ул чакта ук минем инде гарьләнүдән үч алуымны үкенү алыштырган иде.

      Үчлек энә булса, үкенү исә, шул энәгә тагылган җеп икән.

      Авылга кайткач, поезд күрүемне сөйләп, и мактанган булдым. Аның гудок тавышы әллә каян яңгырап ишетелә, дим. Куркуым хакында – ләм-мим.

      Икенче җәйдә Индус абый белән Әмир СКАЧАТЬ