Очерки по истории Казанского ханства / Казан ханлыгы. Михаил Худяков
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Очерки по истории Казанского ханства / Казан ханлыгы - Михаил Худяков страница 5

СКАЧАТЬ ханлыгының төп җирләре административ яктан берничә «даруга» га – салым җыю өлкәләренә бүленгән. Рус чыганакларында моны Казан шәһәреннән Галичка, Алатка, Арчага, Җөри һәм Нугай якларына илтә торган юллар («дорога») белән тиңләгәннәр. Бу «даруга» лардан өчесенең үзәге Алат, Арча һәм Җөри калалары була. Хисаметдин Тау ягындагы Алатор, ягъни Алатырь шәһәрен телгә ала. Ясак түләп торучы халыкларның җирләрендә казаннар даими гаскәр тотмаган, ләкин ул җирләргә ел саен кыш җитүгә, кораллы чирү ияртеп, ясак җыючылар җибәрелгән. Мондый җирләрдә ныгытылган чын шәһәрләр торгызылган, андый шәһәрләрдә җирле бәкләр, тарханнар һәм башка шундый Казан ханына ясак түләүче xаким сыйныфлар яшәгән.

      Казан ханлыгының төп халкы – борынгы болгарларның варислары. Болгарлар Казан ханлыгы оешканчыга кадәр бик күп еллар элек Урта Иделдә үз дәүләтләрен төзеп, сәүдә эшләре белән шөгыльләнгән һәм инде күптән мөселман мәдәниятен үз иткән төрки халык булган. Болгар халкы яшәгән ил-төяк – Идел, Кама һәм Кече Чирмешән елгалары арасында, шунда ук төп болгар шәһәрләре Болгар белән Биләр урнашкан. 1361 елда Булат Тимер дигән хан килеп Болгар шәһәрләрен пыран-заран китерә, шуның аркасында Болгар патшалыгының халкы чәчелә, күпчелеге Каманың урманнар белән капланган төньяк тарафына күченеп китә – төп болгар җирләре бушап кала.

      Казан татарларында сакланган күп кенә риваятьләр болгарларның бу күченүе һәм урманнарда болгар-татар авыл, калаларына нигез салуы хакында сөйли (Казансу елгасы буендагы Иске Казан, Мишә белән Нократ арасындагы Бөрбаш авылы, Нократ якларындагы Ишмән Мәчкәрә авылы, Уракчы, Янсуба авыллары һ. б.). Болгар качакларының бер өлеше, тагын да төньяккарак үтеп, Чипса елгасының түбән агымында төпләнә, хәзер аларны «Карин татарлары» диләр. Болгарларның бу тирәләргә күченүе Нократ буена Новгородтан һәм Устюгтан рус колонизаторлары килеп урнашкан вакытка туры килә (Никулицын, Хлынов, Котельнич), шуңа күрә Карин билеге мөстәкыйльлеген саклый алмый. Карин биләренең руслар белән булган алыш-бирешләре һәм башка мөгамәләләре аерым килешүләр белән хәл ителгән, бу килешүләрнең әлегә тиклем махсус өйрәнелгәне юк. 1467 елда казаннар Нократ төбәген буйсындырган чакта, Карин татарлары ныклы терәк була алганнар. Алар күпмедер вакыт мөстәкыйльлекләрен саклап килгәннәр, ләкин 1489 елны Нократның үзидарәле күмәген (общинасын) Мәскәү гаскәрләре яулап ала, Нократ халкы белән бергә Карин татарлары да мөстәкыйльлекләрен югалталар: аларның биләрен әсир итеп Мәскәүгә алып китәләр.

      Игенчелек белән көн күрүче бу кадәр халыкның күченүе Кама тамагыннан төньяктарак, Урта Идел ярларының иң төньяк ноктасында, яңа шәһәр-төбәкнең сәүдә һәм мәдәният үзәге булган Казан каласының калкып чыгуына китерә. Казан бу якларның баш каласына әверелә.

      Болгар патшалыгы җимерелгәч, болгар халкы юкка чыкмый, ә бәлки «Казан татарлары» дип атала торган халык булып оеша. Казан тарихчысы Г. Әхмәров моның шулай икәнен раслап байтак дәлилләр саный. Аларны СКАЧАТЬ