Очерки по истории Казанского ханства / Казан ханлыгы. Михаил Худяков
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Очерки по истории Казанского ханства / Казан ханлыгы - Михаил Худяков страница 2

СКАЧАТЬ тәшкил иткән. Татар мәдәнияте биредә бөтенләй аерым рәвештә – күрше халыкларның һәм чит ил булган русларның культурасы белән бәйләнештә үсә. Борынгы халыкны читтән килеп хәрби дәүләткә туплау, икътисади мөнәсәбәтләрнең катлаулылыгы, халыкара товар алмашу, колбиләүчелек һәм табигый байлыкларны комсызларча файдалану – болар барысы да Ауропа кысаларына эләккән Шәрык мәдәниятенең үзенчәлеге буларак игътибарны җәлеп итә.

      Казан ханлыгы тарихы рус тарихчыларын үз кардәшләренең Көнчыгышка хәрәкәтен өйрәнү материалы буларак кына кызыксындырган. Алар күбрәк ике дәүләт арасындагы көрәшнең соңгы чорына гына – илне басып алуга, аерата Казан каласын тар-мар итүгә игътибар юнәлтә. Югыйсә бер дәүләтнең икенчесен юкка чыгару тарихы озын – аның әүвәлге өлеше гел күз уңыннан читтә кала бирде. Мәсьәләнең икътисади ягы исә яңарак кына М. Н. Покровский һәм Н. Н. Фирсов кебек галимнәрнең хезмәтләрендә чагылды. Казан ханлыгы тарихы русларның Шәрыкка таба сәяси һәм икътисади һөҗүмен өйрәнер өчен генә түгел, ә тагын бер – моңарчы әле бөтенләй өйрәнелмәгән мәсьәләне – рус дәүләтчелегенең һәм мәдәниятнең нинди гонсырлардан тәшкил булуын аныклау өчен дә бик күп мәгълүмат бирә. Татарларның рус мәдәниятенә тәэсирен инкяр итеп булмаганда, рус тарихчылары үз дәүләтләре белән тыгыз багланышта яшәгән Казан ханлыгының тарихына дикъкать итмичә кала алмыйлар.

      Казан ханлыгы тарихының кайчан да булса күңел теләгәнчә җентекләп тикшереләчәгенә өмет юк. Чөнки иң төп, иң әһәмиятле чыганаклар – Казан ханлыгының дәүләт архивлары юк ителгән. Казан ханлыгында чит дәүләтләр белән дипломатик мөнәсәбәтләрнең язма шартнамәләр, ярлыклар, үзара хат алышулар шәкелендә (Нугай билеге һәм Кырым ханлыгы белән рус хөкүмәте арасындагы мондый язышулар сакланып калган) урнаштырылуын без беләбез. Дәүләт эчендә кешеләр арасындагы иҗтимагый мөнәсәбәтләр дә эш кәгазьләре ярдәмендә даими тәртипкә китерелгән – мәхкәмә эшләре, сәүдә килешүләре, үзара шартнамәләр язма рәвештә гамәлгә кергән; кешеләрдән хөкүмәт тарафыннан ясак җыю өчен җан исәбен алу исемлекләре тутырылган. Мондый эш кәгазьләре һәм документларны саклау өчен булдырылган архивлар, кызганычка күрә, илбасарлар тарафыннан тар-мар ителгән. Төп чыганаклар юкка чыгу аркасында ханлык тарихын икенчел чыганакларның парчалары ярдәмендә генә тергезеп була, ләкин алар гына бу тарихны бөтен барлыгы белән торгызырга мөмкинлек бирми.

      Татар чыганакларының бик азы безнең көннәргә килеп җиткән. Болар арасына Шәрәфетдин улы Хисаметдиннең 1551 елда Спас өязе Таш-Бүләк (Ташбилге) авылында язган «Тәварихы Болгария» әсәрен кертергә була. Сирәк документлар арасында хан ярлыклары да бар, аларның берсен – Сәхиб Гәрәй хан патшалык иткән дәвергә караганын – 1912 елда Мамадыш өязендә С. Г. Вахидов табып, Атласов нәшер иткән иде. Киләчәктә мондый чыганакларның саны тагын да артыр дигән өмет бар.

      Рус чыганакларында исә күбрәк мәгълүмат сакланган. Алар арасыннан Воскресение, Никон, София елъязмаларын, 1550 һәм 1540 еллар өчен «Царственная книга» СКАЧАТЬ