Китаб-әт-тәрбия / Книга о воспитании. Каюм Насыри
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Китаб-әт-тәрбия / Книга о воспитании - Каюм Насыри страница 4

СКАЧАТЬ галәйһиссәлам бер фәкыйрьне күрде: ялангач, киеме юклыктан комга күмелеп яткан. Фәкыйрь әйтте: «Йа Муса, дога кыл – Аллаһы Тәгалә миңа байлык бирсен, бу фәкыйрьлегемә чыдарлыгым калмады», – диде. Муса галәйһиссәлам дога кыйлды. Аз вакыт эчендә Аллаһы Тәгалә теге фәкыйрьне бай итте. Беркадәр вакыт үткәч, Муса галәйһиссәлам аның белән тагын очрашты. Бер җирдә күп халык тупланган, шау-гөр килә. Муса галәйһиссәлам сорады: «Бу ни тавыш, ни хәл булды?» Әйттеләр: «Бу – фәлән кеше, күп эчеп исергән дә, сугышып, бер кешене үтергән. Аны, хөкем итеп, җәза мәйданына алып баралар». Муса галәйһиссәлам Аллаһы Тәгаләнең хикмәтләренә хәйран калды. «Кара инде, уйламый дога кыйлганмын», – дип үкенде, тәүбә итте.

      Егерме сигезенче тәрбия

      Шәех Сәгъди хикәят кыйлмыштыр хис: «Замананың үзгәрүеннән һәнүз егълаганым вә шикаять кыйлганым юк иде. Мәгәр бервакытны аягыма кияргә юк иде, аякларым ялангач, Күфә мәсҗеденә килдем. Бер аяксызны күрдем, вә Аллаһы Тәгаләгә шөкер вә сәна кыйлдым, вә аягым ялангачлыгына сабыр кыйлдым», – диде.

      Имде, әй угыл, бу кыйссадан сиңа бераз тәрбия бирәем.

      Егерме тугызынчы тәрбия

      Бер көчсез, зәгыйфь балыкчының кармагына бик зур балык эләкте. Балыкчы ул балыкны тартып чыгара алмады – куәте җитмәде. Балык кармакны өзеп качты. Башка балыкчылар моны күреп әрләделәр һәм шелтәләделәр: «Һи, ачык авыз, кармагыңа эләккән шундый балыкны ычкындырдың!» – диделәр. Балыкчы әйтте: «Әй егетләр, миңа насыйб булмаган булгач, мин нишли алам? Һәм балыкның да көне бетмәгән», – диде.

      Балыкчы насыйб булмаган балыкны тоталмый.

      Балыкның әҗәле җитмәсә – кармакка эләкми.

      Шулай инде, халык арасында гел фәкыйрь шелтәгә тарый.

      Утызынчы тәрбия

      Бер сәүдәгәр үзенең сәүдәсендә мең алтын зарар итте вә углына әйтте: «Әй угыл, бу серне кешегә әйтергә кирәкмәс», – диде. Углы әйтте: «Әй ата, фәрман сәнеңдер. Вә ләкин бу серне яшерүдән безгә ни файда булыр?» Атасы әйтте: «Таки ике кайгы булмасын дип әйтәмен ки, бер кайгы – хәзинәмез кимүе, икенче кайгы – күршеләремезнең шәматәсе», – диде.

      Әй угыл, «шәматә» дигән нәрсә мәзмүм12 холыктыр, шәматәдән саклан, ягъни берәүнең кайгысын яки зарарын күреп яки ишетеп, сәвенмәкне шәматә диерләр.

      Утыз беренче тәрбия

      Гакыл иясе вә фазыйләтле13 бер егет бар иде. Әмма ничә мәртәбә галимнәр вә акыл ияләре арасында утырыр, бер сүз сөйләмәс иде. Атасы әйтте: «Әй углым, белгәнеңне ник сөйләмәйсән?» – диде. Углы әйтте: «Куркамын ки, әгәр белгәнемне кешегә белдерсәм, галим икән дип, минем белмәгән нәрсәмне сорарлар да, оятлы булырмын», – диде.

      Әй угыл, бу хикәяттән сиңа файда шулдыр ки: бер нәрсәне тәмам нигезенә төшенеп белмәсәң, телеңә китермә.

      Утыз өченче тәрбия

      Бер падишаһ үзенең углын остазга гыйлем укымага бирде. Остаз күп иҗтиһад белән падишаһның углына тәгълим бирде, вә яман нәрсәләрдән тыйды, вә кайчак кыйнады. СКАЧАТЬ



<p>12</p>

Мәзмүм – начар, бозык.

<p>13</p>

Фазыйләтле – яхшы холыклы.