Китаб-әт-тәрбия / Книга о воспитании. Каюм Насыри
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Китаб-әт-тәрбия / Книга о воспитании - Каюм Насыри страница 3

СКАЧАТЬ голяманы вә дәрвишләрне мин дуст тотадыр идем», – диде. Бер вәзир әйтте: «Әй падишаһым, голямага алтын бир – таки гайреләр һәм галим булырга җөрьәт итсеннәр. Дәрвишләргә шундаен нәрсә бир ки – урыннарында дәрвиш булып калсыннар», – диде, ягъни, ләззәти дөньядан алар юнәлеш алмасыннар, димәктер.

      Егерменче тәрбия

      Мисыр шәһәрендә ике әмирзадә бар иде. Берсе гыйлем үгрәнде, берсе мал җыйды, бай булды. Ул берсе голяма булды, бу берсе финанс министры булды. Бәс, бу бай булганы галим булганына кимсетү күзе белән карар иде вә әйтер иде: «Мин солтанлыкка ирештем, син һаман бер ноктада торасән», – диде. Галим әйтте: «И туганым, Аллаһы Тәгаләгә шөкер итмәк минем тарафымдадыр, чөнки мин пәйгамбәр мирасын таптым, әмма син фиргавен10 мирасын алдың», – диде.

      Әй угыл, бу кыйссадан сиңа тәрбия шулдыр ки: канәгать кирәк. Гыйлем, – әлбәттә, пәйгамбәр мирасыдыр.

      Егерме беренче тәрбия

      Гаҗәм падишаһларыннан бер падишаһ бер оста табибны пәйгамбәр галәйһиссәлам хезмәтенә йибәрде. Ул табиб ничә еллар гарәб илләрендә торды. Һичбер кеше моңар: «Миңа дәва кыйл», – дип, янына килмәде. Беркөн ул табиб пәйгамбәр галәйһиссәлам янына килеп шикаять кыйлды. «Фәлән кадәр көннәр монда торамын, һичкем миңа илтифат кыйлган кеше юк», – диде. Пәйгамбәр галәйһиссәлам әйтте: «Бу халыкның гадәтләре шулдыр ки: ашыйсылары килми торып – һич тәгам ашамаслар вә тамаклары туймас борын – тәгамнан кул тартырлар, ягъни тәгам туйганча ашамаслар», – диде. Табиб әйтте: «Сихәтне булдырмак нәрсә шул лабаса», – дип, йир үпте дә китте.

      Имде, әй угыл, бу хикәят тәрбияңне йиткердеме? Имде корсагың тулганча ашама, сихәттә булырсән, аз белән канәгать кыйл.

      Егерме икенче тәрбия

      Бер адәм гомерендә ничә мәртәбә тәүбә кыйлды, һаман тәүбәсен сындырды. Аксакаллардан берәүгә моны шикаять кыйлды: «Тәүбәмне тота алмаймын, гаҗизмән», – диде. Ул аксакал әйтте: «Мин шуйлә гөман кыйламын ки: син күп ашарга гадәтләнгәнсән, нәфесне җиңмәк – бик читен эштер. Син нәфесне тәрбия кыйлсаң, ул сине шуйлә зынҗырлар ки, бервакыт сине йыргар11», – диде.

      Бәс, әй угыл, нәфесең симергән саен, ул сине һәлакәткә тартыр. Дөньяда баһадир шул кешедер ки – [кем] нәфесен җиңәр.

      Егерме өченче тәрбия

      Ишеттем ки: бер фәкыйрь дәрвиш ачлык утына көйгән, бер-берсе өстенә җамаган кием кигән… Дустларыннан берсе әйтте: «Ник утырасән? Ошбу шәһәрдә фәлән кеше бар, мохтаҗларның хаҗәтен үтидер. Әгәр синең дә хәлеңне белсә, хәлеңә шәфкать кыйлыр иде», – диде. Ул фәкыйрь әйтте: «Тик тор. Фәкыйрьлектә үлмәк кешегә хаҗәт белән бармактан хәерлерәктер», – диде.

      Егерме дүртенче тәрбия

      Хорасан вилаятендә ике дәрвиш бар иде, бер-беренә юлдаш булып сәфәргә чыктылар. Бере бик зәгыйфь иде, руза тотып, ике көнгә бер мәртәбә авыз ачар иде. Бере куәтле иде, көн дә өч мәртәбә тәгам ашар иде. Бер шәһәргә керделәр. СКАЧАТЬ



<p>10</p>

Мөселманнар өчен фиргавен – комсызлык һәм яманлык гәүдәләнеше.

<p>11</p>

Йыргар – «юкка чыгарыр, изеп китәр» мәгънәсендә.