Сайланма әсәрләр. Том 6. Чоңгыллар. Сулар үргә акса да… / Избранные произведения. Том 6. Мусагит Хабибуллин
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр. Том 6. Чоңгыллар. Сулар үргә акса да… / Избранные произведения. Том 6 - Мусагит Хабибуллин страница 63

СКАЧАТЬ Болгарга йөргәндә дә, аннан соң да юлчылар һәрвакыт шушы чишмә янына туктап, кунып, ял итеп китә торган булганнар.

      Аклар өй-каралтыларын яндыргач, Әюбен юк иткәч, Карамалыдан баласын алып чыгып киткәндә, Гөлзифа да, шушы чишмә янына туктап, әнә шул ташка утырып, соңгы тапкыр Карамалыга карап торган иде.

      Печән җыярга килгәч, Әюбе белән шушы ташка утырып ял иткәннәр иде. Шомырт, карлыган, балан, бөрлегән өлгергәч, балыкчы Корбан бабалары аларны көймә белән башкорт ягына чыгарыр иде. Көймә ярга терәлүгә, Әюп сикереп төшәр иде дә, Гөлзифасын көчле кулларына күтәреп алыр иде дә, читеннән үк алсу чәчәкле бояр гөлләре үсеп утырган әрәмәгә кереп китәрләр иде. Корбан карт аларга:

      – Кайтыр якта сөрән салырсыз, чыгып алырмын, – дип озатып калыр иде. Шул көнне алар ике капчык балан җыйганнар иде. Һәм шул көзне Әюпне солдатка алдылар.

      Өч ел гомерен патша окопларында бурсып, немецларга каршы сугыша-сугыша бетләп, интегеп беткәч, бер изге бәндә аның күзен ачкан – качып китәргә һәм авылдашларын байларга каршы көрәшергә өндә дип өйрәтеп җибәргән. 1917 елның җәендә Әюп хат-хәбәрсез генә авылга кайтып төште. Белгәне белде аның Карамалыга кайтканын, белмәгәне белми дә калды. Әюп ниндидер революция турында, патша тәхеттән төшерелгәннән соң, Россия белән идарә итүне вакытлыча кулына алган Керенскийны тиздән большевиклар себереп ташлаячаклары турында сөйләде. Имеш, озакламый хөкүмәт эшчеләр һәм крестьяннар кулына күчәчәк. Алпавыт утарларын, бай-мулла җирләрен крестьяннарга бүлеп бирәчәкләр.

      Шуннан соң Гөлзифага таныш булмаган агайлар, алар өенә җыелып, ни турындадыр озаклап киңәшә торган булып киттеләр.

      Әюбе вакытлы хөкүмәтне эт итеп сүккәндә, озакламый Рәхим байның үкчәсенә басабыз дип сөйләгәндә, Гөлзифаның коты алынды, ялгыз калган минутларда ни кылырга, ни эшләргә белми, Алладан мәрхәмәт сорады.

      Без капчыкта ятмый, ә Әюп без генә түгел иде, кемдер качкын солдатның Карамалыда яшеренеп ятуын ил өстенә чыгарды. Рәхим бай белән староста этлекләрен тиз күрсәттеләр: волостька атчабар җибәреп хәбәр иттергәннәр һәм Әюпне, тотып алып, янә солдатка озаттырдылар. Ләкин бу юлы инде ул озак йөрмәде. Беренче кар белән, чанага кырын ятып, көпә-көндез кайтып төште. Халык аһ итте.

      – Тимерче Әюпне влач ясаганнар, ди!

      Әюп Латыйпов бүрегенә кызыл тасма бәйләгән, билендә наган, куенында мөһерле кәгазь, газеталар.

      Ул кайту белән үк, Гөмберт Фәризунны авыл буенча йөгертеп җыен җыярга җибәрде. Җир турында сөйләшү була дигәч, халык, янгынга килгәндәй, тиз җыелды. Гөжләп торган халык арасыннан мондый сүзләр ишетелде:

      – Рәсәй тагын дәүләт башын алыштырамы әллә?

      – Патша февральдә үк төшерелде, нинди патша алыштыру ди ул һаман: авызыңнан җил алсын! Тфү, тфү, тәүбә, диген…

      – Сөбханалла, сөбханалла, ахырзаман җитәдер…

      Гөлзифа да Әюбенә ияреп җыенга килде. Мәдрәсәгә җыелган халык эчкә сыймады, ишек-тәрәзәләр алынды. Күрсәң, тәмам мәхшәр диярсең. Менә Әюп җыен өстенә калкып чыкты.

      – Җәмәгать, СКАЧАТЬ