Сайланма әсәрләр. Том 6. Чоңгыллар. Сулар үргә акса да… / Избранные произведения. Том 6. Мусагит Хабибуллин
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр. Том 6. Чоңгыллар. Сулар үргә акса да… / Избранные произведения. Том 6 - Мусагит Хабибуллин страница 61

СКАЧАТЬ куырыла төште, тез өстендәге куллары биеп тора башлады. Фәхри моңа игътибар итте, Кәнзел янына күчеп утырды.

      – Тәзкирә бит, Зөфәрнең китүенә Кәнзел абзый гына гаепле, дип бара. Ул төнне таң белән Зөфәр тегермәнгә килгән булган икән. Имеш, син булмагансың…

      – Зөфәрнең бу тирәгә аяк басканы да юк. Ялган бу!

      – Ашыкма, ул турыда беләбез. Мине ул хәл кызыксындырмый, мине менә нәрсә кызыксындыра: нигә дип синең хатының да аның белән киткән?.. Белмисеңме?..

      – Кәнтәйлеге бар иде, эзләгәнен тапкан икән.

      – Туктап тор әле, мин бу очракта Зәйтүнәне акларга җыенмыйм, ләкин сине дә якларга исәп тотмыйм. Тәзкирә әйтә…

      Кәнзелнең йөзе кинәт үзгәреп китте, күз төбендәге капчыгы биешеп тора башлады.

      – Буласы булган инде. Соң инде… Былтыр кыстырганны быел… – дип, кул селтәде Кәнзел.

      – Бер дә соң түгел, Кәнзел. Бер дә әле соң түгел! Син мине бернәрсә дә белми, белмәде дип уйлыйсың бугай, ә?.. Белдем, шул көнне үк булмаса да, икенче көнне үк белдем. Дәшмәдем. Ник дип уйлыйсың? Чөнки Зөфәр кайтты. Ә ул егет, армиягә киткәнче үк, Тәзкирәне яратып йөргән иде. Бераз торгач өйләнде. Торып китмәсләрме, дип уйлаган идем, – Фәхри тез өстен ышкыштыргалады, көрсенеп куйды. – Ә ул алай булмады, язмышлар, чылбыр боҗралары кебек, бер-берсенә бәйләнгән икән шул. Бер боҗра өзелдеме… Хатынының шундый икәнен белгәч, син тиледән үч алам дип, Зәйтүнә белән йөри башлаган ул, бер дә бүтән түгел. Шул гарьлегеннән синең Зәйтүнәңне алып китәр хәлгә җиткән, күрәсең. – Фәхри беразга сүзсез калып, йодрыгы белән тез капкачына суккалап торды. – Менә мин күзәтәм-күзәтәм дә сине, Кәнзел, шаккатам. Кая таба тәгәрисең син? Ничәмә хатын аердың, күрмәгән нәрсәңме, ә алма кебек кызга кызыккансың… Ә үзең һаман иректә… Беләмсең аның өчен ничә ел чәпәгәннәрен? Беләсеңме? Хәер, син бит инде аның университетын бетереп кайткан кеше. Юк, алай да акыл кермәсә керми икән үзеңә. Сөягең төрмәдә черергә тиеш синең кылган бу явызлыкларың өчен дә бит… Әле булса иректә йөрисең. Тәзкирә белән эшне үзең җайла, югыйсә эшне югарыга җибәрәм…

      Фәхри китүгә, тегермән өенә балыкчы карт килеп керде. Ул өстәлгә бер ярты аракы, берничә пешкән йомырка, өч-дүрт кисәк колбаса, калай кружка, ярты тавык чыгарып салды. Шуннан соң гына, азык төялгән биштәрен читкәрәк куеп, сәке башында утырган Кәнзелгә дәште.

      – Әйдә, утыр, Кәнзел туганый, капкалап алыйк. Балык белән мавыгып, тәмам ашаудан калынды.

      Кәнзел теләр-теләмәс кенә өстәл янына күчте, ә башында һаман шул бер уй бөтерелде: «Тагын китәргә туры килер микәнни шул закон йортына?» Кәнзел аның кунак йорты түгел икәнен яхшы белә, кайтуына күп дигәндә ике ел тулып узды бит әле.

      Балыкчы карт кружкага бер йотым гына аракы салды, күтәреп куйды да бер кисәк колбаса капты.

      – Усал да соң, каһәр. Сатучыга, йомшаграгын бир, дип ни ялындым, тәки үтне сыта торганын тоттырган! Җитеш, әйдә, Кәнзел, тартынып торма.

      Кәнзел дәшмәде, шуннан карт, аңа карап-карап торды да:

      – Хатының киткәнгә шулай уфтанасыңмы, әллә башка кайгы башыңа төштеме? – СКАЧАТЬ