Сайланма әсәрләр. Том 6. Чоңгыллар. Сулар үргә акса да… / Избранные произведения. Том 6. Мусагит Хабибуллин
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр. Том 6. Чоңгыллар. Сулар үргә акса да… / Избранные произведения. Том 6 - Мусагит Хабибуллин страница 27

СКАЧАТЬ ачу икән. Гариф күтәргән мәсьәлә секретарьда җитди фикер уяткан. Бу һичшиксез үткәрелергә тиешле чара, гаять мөһим һәм вакытлы дип, Министрлар Советы да секретарьның фикерен хуплаган. Димәк, материаль ягы хәл ителәчәк. Инде барып, эшне башлап җибәрүче, җайга салучысы гына кирәк икән.

      Гариф һәр сүзен үлчәп, ашыкмый гына сөйләгән секретарьны игътибар белән тыңлады. Докладны язганда, бу кадәр резонанс булыр дип ул башына да китермәгән иде. Бу турыда секретарь авызыннан мактау сүзе ишеткәч, аңарда шушындый очракларда һәр кешедә була торган горурлык хисе уянды.

      – Сез, Гариф Әюпович, бу мәсьәләне күтәреп, дөресрәге, авыл хуҗалыгы белгечләре алдына куеп, бик җитди эш кузгатып җибәрдегез. Әмма безнең теләк шушындый: докладыгызда әйтелгән фикерләр кәгазьдә генә калмасын иде.

      Проблемалар? Бетәсеме алар – авыл хуҗалыгы алдында торган проблемалар?! Әйтик, үсү процессында үсемлекләрнең табигатьтә бик еш була торган теге яки бу үзгәрешләргә җайлаша алу сәләтләре? Кешелек бу проблеманы хәл итә икән, үсемлек организмындагы һәрбер үзгәрү импульсын электрон аппаратлар белән ачыклап, үсемлек «сораган» һәр матдәне ул теләгән вакытта биреп булачак. Бу проблеманы хәл иткәндә бер гектар җирнең уңыш бирү сәләте йөз центнерга кадәр үсәчәк. Яки бөртекле культураларның кояш нурларын үзләштерү проблемасы? Актив радиациянең серләрен ачып, үсемлекләр тарафыннан аның өч проценты файдаланылса да, һәр бөртекле культураның уңышын бермә-бер арттырырга мөмкин булыр иде. Бу – киләчәк буыннар хәл итәсе проблемалар. Әле бит туфракның эчке төзелешен тикшереп, һәр колхозга картограмма тоттыра алганыбыз юк, дип уйланып утырды Гариф.

      – Агрохимик тикшеренүләр нәтиҗәләренә таянып эш иткәндә, Гариф Әюпович, үсемлекләрнең үсү тизлеген билгеләү өчен, тамгалы атомнар кулланып була. Сезгә сөйләп торасымы, проблемалы мәсьәләләр бик күп әле авыл хуҗалыгында. Авыл хуҗалыгы өлкәсендә экспериментны кырга күчереп булмый торган хәлләр була. Шуның өчен иң әүвәл безне практикага якын торган мәсьәләләр борчый. Безгә бүген, Гариф Әюпович, һәр зонадагы, хәтта микрозонадагы туфракка фәнни нигездә анализлар үткәрергә, бар яктан да күз алдында булган картограммалар төзергә кирәк. Агрономның өстәлендә шул карта ятмыйча, без аңардан югары уңыш таләп итә алмыйбыз. Җитәр кебек инде сукыр көйгә эшләү…

      Тыңлады Гариф секретарьны һәм шундый нәтиҗәгә килде: игенчеләр алдында торган проблемаларны начар белми икән болай. Секретарьның сөйләшүе Гарифка ошады.

      – Максат изге дә бит, – дип башлады Гариф, секретарь туктауга. – Әмма галим тикшеренүләре бит ул – компания түгел, еллар буена башкарыла торган эш.

      Секретарь йомшак кына Гарифның кулына кагылып алды.

      – Ә без сезгә ышанабыз, Гариф Әюпович, сез бит республикабызның көньяк-көнчыгыш районнарының берсендә кайчандыр баш агроном булып эшләгән кеше. Аннары, – секретарь, монысын әйтим микән, юк микән дигән кебек уйланып торды, – аннары, үзегез дә шул яктан икән бит сез, Гариф Әюпович. Бәлкем әле, туган авылыгызга ук кайтырсыз. Бу турыда СКАЧАТЬ