Сайланма әсәрләр. Том 6. Чоңгыллар. Сулар үргә акса да… / Избранные произведения. Том 6. Мусагит Хабибуллин
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр. Том 6. Чоңгыллар. Сулар үргә акса да… / Избранные произведения. Том 6 - Мусагит Хабибуллин страница 22

СКАЧАТЬ пошынып.

      – Нишлибез инде хәзер, Мидхәт энем? Муллага Аллаһы Тәгалә баш булса, безгә – агроном, әйдә, бир команда! – диде мыек очлары саргайган Гарәфи. – Бөтен җаваплылыкны председатель сиңа йөкләде.

      Мидхәт өлкән механизаторларның берсе булган Гарәфигә күз кырые белән генә карап алды. Гарәфинең эшләпәсе күзенә үк төшкән, өстендә сырган бишмәт, авыз читендә тәмәке төти. «Бу басуларга мин тубал белән ашлык чәчкән кеше», – дигән иде Мидхәткә Гарәфи.

      – Ничәмә еллар ашлык чәчеп, мондый хәлләрне күрмәдегезмени, Гарәфи абзый?..

      – Булгандыр инде ул, энекәш. Тик кыенлыклар онытылучан бит ул. Кыенлык түгел, шатлыклар истә калмый башлады. Аннары элек бит ул яңгыр яуса – председательгә чәчү, безгә эчү иде. Язы да яз төсле килә, җәе дә ул хәтле кыздырмый, кирәк чакта яңгырлар да яугалый торган иде. Былтыр әнә җәйнең җәй буе таммады да, Ходайның хикмәте. Ашлыкларны иртә чәчмәгән булсак, Наратбашлар кебек орлык теләнергә каласы идек. Талип иртә чәчтерде. Элек бит үзе чәчтерә, үзе чәчкечләргә тирәнлекне куя, үзе тикшерә иде, хәзер әнә сиңа бирде дилбегәне, ышана, димәк, Талиптан дилбегә алулары ай-һай!

      – Былтыр иртә чәчтергән дә, быел әйткән вакытына килеп тә җитмәде, – диде Мидхәт, Гарәфинең председательне мактавын ошатмыйча.

      Шул арада диспетчерлык бинасыннан Зиннуров чыкты һәм, ашыкмыйча гына, лапас астына таба юнәлде. Зиннуров гәүдәгә шундый юан, аркылысы-буе бер сыман иде, җитмәсә, кирәкмәгән карсак гәүдәле, аягы белән атлап түгел, кечкенә көпчәкләрдә тәгәрәп йөри сыман иде.

      – Егетләр, агай-эне ак мыек, Зиннуров килә. Талип галиҗәнапларыннан боерык китерә бу, бер дә бүтән түгел, – диде арадан берсе.

      Зиннуров, килеп җитәр-җитмәс борын ук, Мидхәткә:

      – Кыяр тавындагы басуда яңгыр таммаган да, Талип абый бөтен техниканы, орлык төягән машиналарны шунда җибәрергә кушты, – диде һәм, бөтенесенең үзенә текәлеп карап торуыннан уңайсызланыпмы, пиджагының бердәнбер сәдәбен каптырырга кереште.

      – Маташма инде, Каюм, барыбер җиткерә алмассың. Дәүләт сиңа бар кәчтүмне дә үлчәп тексә, биш кешегә киткән кәчтүмлек китәр иде үзеңә, билләһи дип әйтәм…

      – Ни ашыйсың син, малай, Каюм? Өйрәт әле сереңне? Минем менә эчкә эч ябышкан. Бер атна тоташ утыруда чиле-пешле ун йомырка сыдырып карадым, корсак үсми генә, малайлар, ә дәрт, шайтан алгыры… хатынны эшеннән каршы алырга чаба башладым. Хатынның гаҗәпләнүләрен күрсәң иде син, малай, нишләвең бу синең, Рәүф, биш ел бергә торып, дигән була, малай, – дип, берсе артыннан берсе диспетчер Зиннуровны үрти башладылар.

      Механизаторлар шулай тел чарлашкан арада, Мидхәт үзалдына уйлап алды: «Кыяр тавы басуы авылдан ким дигәндә ун-унике километр. Әле чыккан хәлдә дә тракторлар сәгатькә якын барачак. Бусы – бер, икенчедән, Кыяр тавындагы басуларга ашлама салынмаган. Райүзәктән берсекөнгә самолёт бирергә ышандырдылар. Ашламасыз чәчәргә исәбеме әллә тагын бу Бикмуллинның? Юк инде, үлсәм үрә торырмын, ашлама сиптермичә, ул басуга бодай СКАЧАТЬ