Сайланма әсәрләр. Том 5. Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный. Айбиби / Избранные произведения. Том 5. Мусагит Хабибуллин
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр. Том 5. Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный. Айбиби / Избранные произведения. Том 5 - Мусагит Хабибуллин страница 55

СКАЧАТЬ Шунда олуг шәех Колшәриф чыкты да: «Ике кардәшебезгә дә имин булырдай киңәшем тыңлагызчы, мөслим-инсаннар, – диде. – Мин Җангали ханбикәсе Сөембикәне Сафа Гәрәй ханга никахларга дигән тәкъдим кертәм, җәмәгать. – Колшәриф нугайлар ягында басып торган Сөембикәгә күкрәгенә уң кулын куеп баш иде. – Казан диндарларының гозернамәсе сиңа шулдыр, сөйкемле Сөембикә ханбикәбез… – Ахыр шәех Сафа Гәрәй хан тарафдарларына таба борылды: – Казан мөселманнарын кяфернең каракошыннан коткарган, ил халкына вә балигъ булган угланнарына ирек һәм азатлык алып килгән батыр хан Сафа Гәрәй, мәркәзебезнең диван әһелләре, карачылары, бәк-морзалары вә угланнары сиңа баш оралар – ханбикәбез белән бергә безнең дә язмышыбыз вә киләчәгебезне кулыгызга алсагыз иде», – диде. Беләсеңме, Җангали хан, ни тәвәккәл кеше идем, хәтта мин дә йөрәк тибешем колак түремдә ишетә башладым. Халык тәмам шашына башлады, ике яктан да бүрекләр очты, сизмәстән, мин дә малахаем күккә чөйгәнмен. Табалмадым, бәхил. Халык шатлыгы дошманны да ияртә икән ул. Шуннан кинәт айнып киткәндәй булдым: максатым Глазатыйны табу лабаса. Халыкны ыра-ера эзләдем-эзләдем – тапмадым. Тотарлар һәм танырлар дип котым ботыма җитеп йөрсәм дә, сорашып йөри башладым. Белмиләр, күрмәгәннәр. Берәүләр урыс булгач аны үтергәннәрдер, икенчеләре ул ислам динен кабул итте ич инде, кем тисен аңа, дип кинәнделәр. Мәхшәр инде менә. Ары чабам, бире чабам, юк, мөртәт. Тәвәккәлләдем дә сарайга үттем. Синең алтының йөртте, Җангали, алтының. Ул булмаса, борылып кайтасы идем Күзлебүкәнне күрмичә.

      – Күрдеңмени?!

      – Сарай ишегалдында кая барырга, кемнән сорарга белми кабаланып йөри идем, берәү иңбашыма кулын салды. Котым ботыма китте. Сафа Гәрәй ханның җансакчылары дип торам. Борылып бактым һәм чак кына чалкай китмәдем – каршымда Күзлебүкән басып тора. Күзем йөзенә төшүгә, мин сине кала бетереп эзлим, син монда икәнсең, дидем. Күзләрем ачыбрак карасам, башында түбәтәй, кыска җиңле мөселман камзулы, аягында кара итек – мелла да мелла, ул да мелла, җитмәсә, кулында чалмасы, аны рәтләп маташкан була. «Нигә мин сиңа кирәк булдым, ясавыл?» – диде бу. Һәм артына әйләнеп ханбикә җансакчыларына «Бу адәм – кенәз Василий ясавылы, тотыгыз үзен!» димәсенме?! Ничекләр кузгалганымны белмим һәм ничекләр калага чыгуым да хәтерләмим, бары тик Болак буена җиткәч кенә исемә килдем. Берәү дә артымнан кумый, әллә күземә генә күренде инде. Ничәмә койма аркылы сикердем, берәүнең эте ыштаным умырды, ярый әле тәнгә тимәде. Җан-фәрманга Ташаяк базарына чаптым. Таныш кибетчегә кердем дә баштанаяк киемнәрем алыштырдым. Шик юк – Александр Глазатый мине таныды, эзләтә булса кирәктер, сине дә эзләтәдер ул мөртәт, Җангали хан. Шуның өчен безнең тизрәк каладан чыгып китүебез хәерлерәк булыр. Җангали хан, мин сиңа баштан ук кисәтеп куям, биредә булган хәлләр турында берәүгә дә сөйләмә, исән-имин кайтып җитсәк, хәтта кенәгинәнең үзенә дә. Беләсең булса кирәктер, Ходай Тәгалә һәр кешегә бары тик бер баш бирә. Баш дигән нәрсә синдә дә, миндә дә бер генә.

      – Мин сине аңладым, ясавыл Гавриил. Тик минем сиңа бер СКАЧАТЬ