Сайланма әсәрләр. Том 4. Аллаһы бүләге. Батый хан һәм Ләйлә / Избранные произведения. Том 4. Мусагит Хабибуллин
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр. Том 4. Аллаһы бүләге. Батый хан һәм Ләйлә / Избранные произведения. Том 4 - Мусагит Хабибуллин страница 71

СКАЧАТЬ чылата-чылата елар идем.

      – Мин дә, мин дә, балакаем. Төшләремә керер идең, сагындым, саргайдым, сине күрә алмыйча үләм дип тора идем инде. Аллаһы Тәгалә ярдәм итте, күрдем, таптым. Мөгаллимеңә рәхмәт, Кол Гали абыеңа.

      – Соңыннан, соңыннан, әйдәгез, башта кереп, һичьюгы, чәйләп алыйк. Аннары мунча кереп чыгарсыз. Хәйретдин агай, мунчаны карап куй әле анда. Теге чормадагы мәтрүшкәле себеркене төшер. Монголлар мунча керүнең ни икәнен белмиләр…

      – Яхшы, Кол Гали энем, эшләрмен.

      Икенче катка күтәрелделәр. Кол Гали үз бүлмәсенә үтте, өстәле янына килеп утырды, каләмен алды. Кыйссаның хәтимәсе язылмаган иде, каләмен кулга алуга, көтмәгәндә берсе артыннан берсе күркәм иң кирәк сүзләр коела башлады:

      Аты Гали моны тезгән бахыр колның,

      Егерме дүрт иҗек итеп тезде юлын,

      Ярлыка Син, йа Рәхим, мин гасый колың,

      Рәхмәтеңнән өлеш өмет итәм имди.

      Өмет тота бу гөнаһлы Син мәүләгә,

      Син юмарт, Син рәхимле һәм Син изгегә,

      Мәрхәмәт кыл, йа Рәхим, ул Кол Галигә, —

      Кайгылы күңлем Син шат кыл имди…

      Каләме туктады. Уйга чумды, йөрәге леперди башлады, күңеле каядыр ашкына. Күңел шикләнә, икеләнә, гасабилана, сыкрый, чарасызлана. Таптымы ул аны?.. Югалтуы шулмы?.. Бит ул һәрчак аның турында кайгыртты, хәтта төшләрендә дә гел аны сөйде, аны теләде. Хак, Ләйлә үзендә яши башлагач, ул аларны еш кына буташтырды, төшенә әле берсе, әле икенчесе керде. Соңыннан, тәгаен уянгач, төшендә булган хәленнән үзалдына оялып, кызарынып ятты. Әмма ул белә иде: болар барысы да тәүге мәхәббәткә – Зөләйхага, аннары Зөлхидәгә барып тоташа. Кыйссага тезгән энҗедәй юллар да аңа багышланды, аңа вәгъдәләнде – язган юлларының барысы да аларның сафлыгына, гыйффәтлелегенә мәдхия иде. Яшерми: ул гамәли тормышында Зөлхидәне көтте. Иң авыр, иң сагышлы, иң үкенечле мәхәббәте – Зөлхидә иде. Һәм ул бүген күктән төшкән кебек аның янында, дивар аша гына, үреләсе дә аласы кебек. Тик хакы бармы моңа аның?..

      Әкрен генә өйдән чыкты, сак кына болдырдан төште, бакчага юнәлде. Күктә йолдызлар җемелди. Кай арада кояш баеган да, кич булган һәм караңгы төшкән. Мунча янына җитәрәк хатын-кыз тавышы ишетеп шым булды. Тавыш шундаен таныш һәм назлы, якын иде ки, аяклары ябышкандай атлаудан туктады, колакларын очлайтты. Тавыш Зөлхидәнеке иде. Аңа җавап итеп, Ләйлә кеткелдәп көлеп ала. Ана белән кызы бер-берсенә эч серләрен сөйлиләр. Кызыктыр ул яныңда үзең кебек үк җиткән кызың күрү…

      Кол Гали басмага таба кузгалды. Ай калыкты. Бөтен тирә-юньне – бакчадагы агач ябалдашларын, түтәлләрдәге гөл-чәчкәләрне, карлыган куакларын көмеш төсенә буяды. Ләкин кояш баешы тарафындагы офык читендә алтынсу-сары төстәге шәфәкъ яна әле. Болай да саф һәм йомшак җәйге һава мул булып күкрәккә тула, күңелне тагын да пакьләндерә, чистарта, зиһенне зирәкләтә. Күк гөмбәзендәге йолдызлар, ак тавык янында йөгерешкән чебиләр кебек, әле анда, әле монда чабышалар – атылып китәләр, күздән язалар. Әнә Тимерказык йолдызы юлыгыздан адаша күрмәгез дигән кебек җемелди башлады. СКАЧАТЬ