Название: Сайланма әсәрләр. Том 4. Аллаһы бүләге. Батый хан һәм Ләйлә / Избранные произведения. Том 4
Автор: Мусагит Хабибуллин
Издательство: Татарское книжное издательство
isbn: 978-5-298-02349-8, 978-5-298-02495-2
isbn:
Ниһаять, мең бәла белән булса да, хансарай капкасына килеп тукталдылар. Бәхтияр атыннан сикереп төште, шәехкә булышты, атын алып калды. Кол Гали аңа бары тик: «Рәхмәт, туганым», – диде дә хансарайның түр яктагы бакчасына таба йөгерде. Нәкъ менә йөгерде, белә иде: аңа шәех башы белән йөгерү килешми, ләкин ул йөгерде, аңа карап калдылар, аны карашлары белән озаттылар, ә ул берсен дә күрмәде, берәүгә дә күтәрелеп карамады, ул фәкать түр бакча янындагы арык буена утырышкан, төрле төстәге баш киемнәреннән булган хатын-кызларны күрде. Хатын-кызлар янында Артык баһадир йөренә, әсирлектән котылган бахырларга нидер сөйли иде. Бөтен илгә даны таралган шагыйрь шәехнең үзләренә таба йөгерүен күреп, ул сөйләүдән туктады һәм шәехне көтеп алды.
– Әссәламегаләйкем, ба-һһ-а-дир! – диде Кол Гали, килеп җитүгә, сулышы кабып.
– Вәгаләйкемәссәлам, шәех! Ни булды?!
Шунда ул Аны күрде, күрде дә тәмам өнсез калды. Ул да Аңа карап тора иде, инде күзләре мөлдерәп яшь белән тулган, иреннәре Аның исемен пышылдый, йөзендәге сүнеп-сүрелеп калган нур әкрен генә балкый башлаган.
– Зөлхидә-әү, Зөлхидә-ү! – дия алды ул һәм, нигәдер тик торганда, Артык баһадир аягына төште. – Сезгә, Сезгә рәхмәтлемен, баһадир, Сезгә!
– Чү-чү, шәех, килешми, тор, бас. Сездәй кешегә мин үзем…
– Ю-у-к, баһадир, мин төшәм, мин Сезнең аякка. Мин Сезгә мәңге, мәңге бурычлы. Гомерем буена намазлыгымда Сезгә игелек теләрмен. Әл-хәмдү лил-лаһи Раббил-галәмин. Әр-рахманир-рахим. Мөлики яумиддин. Иййакә нәгъбүдү вә иййакә нәстәгыйн. Иһдин әс-сыйратәл мөстәкыйм. Сыйратәл-ләзинә әнгәмтә галәйһим гайрил мәгъдуби гәләйһим вә ләд да-а-алин. Амин.
– Амин, амин, шәех. Йа Раббым. Ни йомыш?
– Минем монда, ошбу затлар арасында хатыным бар, баһадир.
– Сөбханалла, шәех, сөбханалла. Сез… Йә-йә, аңладым.
– Алып китим мин аны, баһадир?
– Йа Аллам, шәех хәзрәтләре. Алып китә күрегез. Ханга әйтермен, аңлар.
– Сез коткардыгызмы аларны, баһадир?
– Юк, шәех хәзрәтләре, мин түгел, угланым Ташбай, – диде Артык баһадир, ниндидер горурлык хисе тоеп.
– Мин аның алдына да барырмын, баһадир. Барырмын һәм…
– Шәех хәзрәтләре, шәех хәзрәтләре, алып китегез хатыныгыз, алып китегез. Углан Сезнең каршыга үзе килер, үзе…
Ул Зөлхидәгә таба кузгалды. Зөлхидә дә аңа таба талпынып куйды, әмма кузгалмады. Әсирлектән коткарылган хатын-кызлар, бала-чагалар аларга исләре китеп карап торалар һәм ни булганын белмәүдән аптырыйлар иде кебек. Бигрәк тә Артык баһадир һәм аның сугышчылары, алар монда берничәү иде, әсир хатын-кызларны коткарган һәм Болгарга алып кайткан азамат егетләр. Алар һәммәсе дә шәех Кол Галине беләләр, ханмәчеттә вәгазьләрен тыңлаганнары бар. Артык турында СКАЧАТЬ