Сайланма әсәрләр. Том 4. Аллаһы бүләге. Батый хан һәм Ләйлә / Избранные произведения. Том 4. Мусагит Хабибуллин
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр. Том 4. Аллаһы бүләге. Батый хан һәм Ләйлә / Избранные произведения. Том 4 - Мусагит Хабибуллин страница 60

СКАЧАТЬ генә чабып ташлаган бүре гәүдәләрен турарга тотынды. Тегеләрдән ит кисәкләре калгач кына, исенә килеп, тирә-ягына каранды һәм тәмам хәйран калды. Бүреләр аның икенче атын бугазлап маташалар иде. Сүбәдәй үзеннән ерак булмаган икенче аты янына йөгерде, тышауларын чиште дә, елганы кичеп, ошбу яман төштән тизрәк китү җаен карады. Елганы кичкәч кенә исенә төште. Ике ел элек, Елан елында, нәкъ шушы җирдә башкорт баһадиры белән орышканнар иде. Ике яктан да зур югалтуларга дучар булдылар, ахыр монголлар алдыра башлагач, башкортлар елганы кичеп качканнар иде. Сүбәдәй аларны куа бармады. Югалтуы болай да күп иде, башкортлар исә, качып барганда да, борынгы сөннәр кебек уктан бик төз аталар. Баһадир үзе дә, гәрчә дошманны качырса да, ошбу каһәрле җирдән тизрәк китү ягын караган иде. Орыш кырында йөзләрчә мәет, үлгән атлар ятып калды, әмма Сүбәдәй баһадир аларны күмдермәгән иде. Әнә шул мәетләрне ашап, тәгаен кеше ите ашарга өйрәнгән бүреләр бүген аның белән очраштылар, тәмам курку белмиләр, киресенчә, кеше күрсәләр, күзләре кызара, каннары кыза.

      Ошбу каһәрле җирдән бераз киткәч кенә, Сүбәдәй атын алыштырып атланды. Җаек елгасына ерак калмаган иде инде. Анда Күнбай бәк җәйли, аны көтә.

* * *

      Бу хәл кичкә таба булды. Хәерсез башланган көн хәерсез бетәргә булды, ахрысы. Кичкә таба, инде Җаекка җитәрәк, чапкыны каршы булды һәм, сулышына кабып:

      – Баһадир, Күнбай бәк төмәненә иртә белән Болгар алае һөҗүм итә. Көтелмәгән бу хәлдән яугирләр кача башлыйлар. Күнбай бәк аксакалларны гына коткара ала, ә олау-малларны, хатын-кызларны болгарлар әсир итеп алып китәләр.

      – Алаймы, төмәнме һөҗүм итә? – дип сорады Сүбәдәй.

      – Белмим, әллә төмән, әллә алай. Күнбай бәк Карамалы кальгасын ташлап китәргә, Җаекны кичәргә, чигенергә мәҗбүр була.

      – Хатынын да алып китәләрме?

      – Хатынын да, – диде чапкын, тынычлана төшеп. – Барлык олау-малларны да.

      – Шәп иткән инде, шәп иткән, – диде Сүбәдәй баһадир, ни әйтергә белми аптыраудан.

      Ике-өч көн эчендә бу хәтле яманлыкка дучар булырмын дип уйламаган иде Сүбәдәй, ул, бер сүз әйтми, атын җәйләүгә таба куалады. Күнбай бәк белән ни кыласын белми иде әле ул. Әмма ачуы бугазына килеп төенләнгән иде инде. Орышларда ул төрек сугышчыларына һәрчак көнләшеп карады. Башкисәрләр дияргә була, курку белмиләр, каты сугышалар, бик сирәк чигенәләр. Ә менә алдан күрә белү, уяулык җитенкерәми иде бу халыкка. Мәгәр Җаек елгасына якынайган саен, ярсу күңеле сүрелә башлады. Монголлардан җыелган яугирләр елдан-ел кими, Сүбәдәй баһадир үзе генә дә болгарлар белән сугышта егерме алты мең яугирен Идел елгасы буенда һәм Җигүлат тау араларында калдырды. Җәбәй абасы исәптә түгел, Җәбәй абасы, Болгарга кермибез, дип, колак итен чәйнәгән иде. Ә керергә теләде, тагын да баерга, аннары шаһ кызын да күрәсе килгән иде. Бигрәк зур югалтуга дучар булды ул елда Сүбәдәй, көч-хәл белән Чыңгыз хан ыстан туктаган Гөлстанга кайтып егылды. Нәкъ менә егылды, чөнки кыйналуы, СКАЧАТЬ