Сайланма әсәрләр. Том 4. Аллаһы бүләге. Батый хан һәм Ләйлә / Избранные произведения. Том 4. Мусагит Хабибуллин
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр. Том 4. Аллаһы бүләге. Батый хан һәм Ләйлә / Избранные произведения. Том 4 - Мусагит Хабибуллин страница 48

СКАЧАТЬ баһадирым, сабыр ит, сабыр итче. Мин һич тә сине рәнҗетергә теләмәгән идем. Мин синең белән киңәшеп кенә карарга булган идем. Аңла, баһадир: мин моңа үзем дә бармам, уйга килгәнне генә әйтүем иде.

      – Уйга килгән алга килер, диләр, хан хәзрәтләре.

      – Хак, хак, баһадир. Мин үземне һәрчак синең белән тигез күрдем, һәрчак сиңа хөрмәт белән карадым. Бит ишетеп торабыз: монголлар бирелгәнне дә, җиңелгәнне дә кыйныйлар, алар берәүгә дә ташлама ясамыйлар. Димәк, бу халыкта иман юк. Ә имансызга үз коралы белән каршы чыгарга кирәк. Башка төрле уйлар килә.

      – Монголларның иманы – аларның «Яса» сында, хан хәзрәтләре. Безгә дә андый «Яса» ны кабул итәргә булган да, соңга калдык, соң инде. Безгә бары тик алар белән орышырга кирәк, йөзгә-йөз килеп, йә ул сине, йә син аны. Башка чара калмады, хан хәзрәтләре.

      – Әйт әле, баһадир, без гаскәребездә монголлардагы тәртипләрне кертә алган булыр идекме?

      – Юк, хан хәзрәтләре, моның өчен безгә монгол булырга кирәк. Аннары монголлар белән безнең арада бик зур аерма ята. Алар – баскынчылар, ә без – ил-ватаныбыз саклаучылар. Бу ике нәрсәгә ике мәгънә салынадыр. Безнең халыкка ватанпәрвәрлек рух вә күңел аша иңсә, аларга бу сыйфат курку вә куркыту аша иңдерелгән. Чөнки гафил вә имансыз кешегә акыл аша тәэсир итү – чарасыз хәлдер, ә менә аны курку аша адәм менә алмастай тауларга, ук явып торган үрләргә куып менгезергә мөмкин хәл икән. Мин моны монголлар һөҗүмендә үз күзем белән күрдем, хан хәзрәтләре. Ләкин бу – адәм баласы өчен тискәре сыйфатлар. Безне җиңгән хәлдә дә, бу халык бик тиз таркалыр, юкка чыгар. Безнең халык исә, Мөхәммәд Рәсүлебез Илаһына иман иткән мөселманнар буларак, дошманга каршы чыгып, шәһит булуны артыграк күрә. Гаскәремне газават чакыруына чак кына өндәми калдым. Ә бу инде безнең халыкка йә үлем, йә җиңү иде. Болай исә мин халкымны далаларга, урманнарга качырдым.

      – Газаватны начар корал димәс идем мин, баһадир.

      – Газаваттан соң ирләребез кырылып бетәр, ә хатын-кызларыбыз, бала-чагаларыбыз дошман кулына күчәр. Ә болгар-кыпчак дигән халык исеме тарих битләрендә генә калыр иде, хан хәзрәтләре.

      – Димәк, син, Бачман баһадир, газаватка каршы.

      – Каршы, хан хәзрәтләре. Мин бер хакыйкатьне аңладым. Хөсетле, мокыт вә гафил буларак, монголлар иртәме-соңракмы безнең гореф-гадәтләребезне генә түгел, телебезне, динебезне дә кабул итәрләр. Һәм шуның белән безне җиңгән халык җиңелүгә дучар булыр.

      Илһам хан баһадирны кечкенә өстәл янына әйдәде, чокырларга кымыз койды.

      – Имамың кем иде синең, баһадир?

      – Мәхмүд Ясәви, хан хәзрәтләре. Хәзер ул Каракорымда. Имам хәзрәтләре монголлар мәнфәгатен яклауга күчте.

      – Бачман баһадир, Ходай Тәгалә һәр халыкка да җирен-суын бүлеп биргән. Кем дә кем нәфесен тыя алмый, теге йә бу халык җиренә яу чабып аны яулый һәм төпләнеп калырга тели икән, бу халык ошбу җирдә барыбер бәхетен тапмас, чөнки Аллаһы Тәгалә, юктан бар иткән халыкларны бары тик СКАЧАТЬ