Сайланма әсәрләр. Том 4. Аллаһы бүләге. Батый хан һәм Ләйлә / Избранные произведения. Том 4. Мусагит Хабибуллин
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр. Том 4. Аллаһы бүләге. Батый хан һәм Ләйлә / Избранные произведения. Том 4 - Мусагит Хабибуллин страница 46

СКАЧАТЬ хәер, булмаса да, син шуннан артыгын кылмас идең. Чөнки син мине яшьсендең, гәрчә без синең белән чордаш булсак та. Мин бит күрдем: үзең кул изисең, ә үзеңнең күзләрең мөлдерәп яшь белән тулган. Әле булса күз алдымда: Ләйлә, йөгереп килеп, аягымнан кочып алгач, мин аның алдына тезләндем дә күзләренә бактым, юк, мин аны күрмәдем, бала күзләрендә мин сине, синең нурлы йөзеңне күрдем, Зөлхидә. Бүген һич көтмәгәндә Ләйлә килеп кергәч, каршыма килеп баскач, мин аны түгел, янә сине күрдем, Зөлхидә. Йа Раббым, ниндиен куәткә ия син! Син җибәрдең миңа Ләйләне – аның кызын һәм аз гына булса да бахырың тынычландырдың. Әлхәмдү лилләһи раббилгаләмин… Амин. Аллаһым, синең бердәнберлегеңә, куәтеңә вә кодрәтеңә, бахыр адәмеңне яклавыңа, яратуың вә саклавыңа күптән инанган идем инде, бүген ошбу тәгъбирләреңне раславыңа янә бер инандым, янә бер ышандым. Кичер мине, Раббым, кыен хәлләргә калганда да, синең олылыгыңа һәм бердәнберлегеңә шигем булмады. Син бер һәм минем өчен башка Илаһы юк, булмас та. И-и Рәсүлем, шөһрәтең илә безләргә ярдәм ит, илһамыма куәт бир. Йә Рәсүлем, потларга табынучы гафил халыкларга Коръән-Кәримең бүләк итеп, аларны гафиллектән коткардың, изге юлга юнәлттең. Йа Мөхәммәд галәйһиссәлам, кем белән чагыштырып була сине. Берәү дә син әйткән фәлсәфи сүзләргә өздереп кенә җавап бирә алмас. Син бер гарәп халкының даһие гына түгел, син дөньяда тереклек иткән һәммә халыкның да Илаһы вә Рәсүле. Синең даһилыгыңа табынмаган ошбу дөньяда тереклек иткән бер генә зат та калмагандыр. Калган булса да, еллар үтә-үтә, ул барыбер изге юлга төшәр. Һәм һәр адәми зат өчен синең Коръән-Кәримең бердәнбер китап булып калыр. Еллар үтә-үтә булса да, дөнья халкы үз ялгышын аңлар, һәммә диннән дә ваз кичеп, сиңа багар, синнән юаныч табар. Чөнки Аллаһы бердер, мәңгедер һәм аңа тиң юктыр. Амин.

      Кол Гали, дога укый-укый, өйгә керде, шәмнәренә ут алды һәм өстәл янына утырды, һәм шундый фикер агышы тойды ки, гүя каләмен кемдер йөртеп барыр иде.

      Йа Зөләйха, бу угланга күп хөрмәт кыл,

      Аңа лаек илтифатлар һәм гыйззәт кыл,

      Миннән артык олыла син һәм хезмәт кыл,

      Балабыз юк, бу угланыбыз булсын имди…

      Күңеле Ләйлә һәм аның анасы Зөлхидәдә булса да, каләм очына инде күптән языла башлаган, мәгәр һаман тәмамланмаган Йосыф кыйссасы килде.

      Гъәзиз сүзен Зөләйха да бик хуплады,

      Йосыфны ул хөрмәт кылды, олылады,

      Аңа өч йөз алтмыш төрле кием алды,

      Һәркөн бер төреннән кидерер имди…

      Каләме туктамады, бары тик шәм мае бетеп, күзләре күрмәс булгач кына, урынына барып ятты һәм йокы аралаш үзалдына: «Иртәгә Ләйлә белән Ага Базарга барырлар, үзенә нинди күлмәк-кием тели, алырлар. Капчык кебек күлмәк килешмәс аңа, затлы тукымадан булса да. Безнең Болгар халкы җиң очларын, итәкләрен кат-кат балитәкләп, күзгә ташланырлык матур һәм төрле төстәге тукымадан тектерә. Болгар халкы угызлар түгел, бу халык, бер телдә сөйләшсә дә, бер дингә табынса да, үзгәрәк тереклек итә, биредә СКАЧАТЬ