Без дә малайлар идек…. Амирзян Муталлапов
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Без дә малайлар идек… - Амирзян Муталлапов страница 8

СКАЧАТЬ күрсәтеп.

      – Кунакка кайткан. Кичәгенәк кенә…

      – Кемгә?

      – Сафура апага.

      Сафура Гыйльмигә чыбык очы туган – ерак булса да, үз кеше. Әллә туганлык хисе уянып китте, Гыйльми йомшый төште.

      – Ычкыныгыз. Бүлше монда духыгыз булмасын. Әгәр кабат күрсәм, милитсиягә тапшырам, – дип, малайларны күл яныннан куу ягын карады. Малайлар, җиңел котылабыз, ахры, дигән фикергә килеп, кармакларны һәм балыкларны алып кузгалмакчылар иде, Гыйльми аларның өметләрен кисте: – Кармакларга да, балыкларга да сүкәлмисез! – дип кисәтте.

      – Ә чиләкләр?

      – Балыкларны җиргә түгегез дә чиләкләрне алыгыз. Тагын килсәгез, чиләксез дә калачаксыз…

      Балыкны җиргә аударып, башны иеп, буш чиләк селкеп, авылга карап юл тотты малайлар…

Малайлар үч кайтара

      – Ике сабыйның кармакларын да, тоткан балыкларын да алып калган теге озын тәре, – дип әләкләште Илгизнең әнкәсе, ире эштән кайтып керүгә.

      – Кем тагын? – дип сорады Әхтәм, хатынының сүз агышын төшенеп җитмичә.

      – Кем булсын, Гыйльми инде…

      – Кул күтәрмәдеме? – дип сорады ата Илгиздән.

      – Юк.

      – Кармакларны нигә алды?

      – Белмим. Кармаксыз калгач йөрмәсләр, дигәндер.

      – Менә дурак! Табылмый торган әйберме инде ул?

      – Икенче килсәгез, милициягә тапшырам, диде.

      – Аның үзен әллә кайчан тапшырасы иде. Күрәләтә күлне талаганы өчен утыртып кына куясы аны, – диде ата, авыр йодрыгы белән өстәлне җиңелчә төеп. Бераз тын торды да, авыр сулап, кул селтәде. – Хәер, милиция аны нишләтсен? Алары да шушы күлдән туеналар бит… Сезнең барлы-юклы балыкны да кем өчендер алып калган инде ул.

      – Калды инде, калды, – диде Илгиз, тоткан балыкларының чит кулларга эләгүенә рәнҗи төшеп.

      – Туган-тумачаны, дус-ишне, үзенә кирәкле кешеләрне тәэмин итеп тору өчен балык күп кирәк шул, – дип ачуын түкте Әхтәм.

      Ашап туйгач та атаның ачуы басылмаган иде әле. «Күпме балык сата… Нәфсесе һич кырлана торган түгел. Сабыйлар тоткан балыкны алып калмаса, ни булган инде?» – дип, ишекле-түрле йөренеп, Гыйльминең тетмәсен тетте Әхтәм…

      Илгиз белән Ирек ике атнага якын күл ягына борылып та карамадылар. Гыйльми аларның килүен көтеп, сагалап торадыр сыман тоелды малайларга. Кабат барырга ниятләсәләр, андагы урынны да алыштырырга кирәк булачак. Балык тота алмасак та, утырырга урын булса да көйләп кайтырбыз дигән нияттән чыгып, беркөнне кичкырын күл буена юл тоттылар. Кичкә каршы Гыйльми күл тирәсендә йөрмәс, ихатасында мал-туар белән мәшгуль булыр дигән карашта иде малайлар.

      Киттеләр. Гыйльми бинокль турында сүз ычкындыргач, барыбер саклану кирәклеген чамалап, гел яр аслап кына бардылар. Өсләренә генә килеп чыкмаганда, аларны күрә торган түгел иде. Буа өстеннән шуышып чыктылар. Таллыкның иң куе җиренә кереп түнделәр дә күл өстен, яр читләрен күзәтергә керештеләр. Күл тирәсендә җан-тын юк шикелле иде, кинәт ишкәкнең такта көймәгә җиңелчә СКАЧАТЬ