Без дә малайлар идек…. Амирзян Муталлапов
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Без дә малайлар идек… - Амирзян Муталлапов страница 7

СКАЧАТЬ style="font-size:15px;">      Көн аяз, матур иде. Җиле дә исәр-исмәс кенә. Мондый көннәрне карп шәп кабучан. Малайлар яр буйлап кына сыпырттылар күл ягына. Күзгә ташланмаска тырышалар. Очрашуның беренче көне булгангамы, юлда сөйләшергә сүз таба алмыйча аптырадылар. Илгиз ара-тирә эре-эре карплар эләктерүе белән мактанып алды. Ирек үзе хакында бер тамчы сүз ычкындырмады. Ә Илгизнең дустының ни өчен бөтенләйгә кайтуы хакында бик беләсе килә. Әнисеннән ишеткәннәр белән генә канәгать түгел иде ул. Түзмәде, сорады:

      – Ирек, ни өчен бөтенләйгә кайтасы иттең син?

      – Жизнь шулай кушты, – диде Ирек, сөйләшәсе килмәгәндәйрәк итеп. Бераз тын баргач: – Әни кияүгә чыкты, – дип өстәде.

      – Алар белән торып булмыймы?

      – Яшь папаша мине не хочет.

      – Әниең киткәч, фатирыгызда берәү дә калмадымы?

      – Ничек калмасын! Отчим безнең квартирага яшәргә килде. Просто ул мине теләми, – диде Ирек ниндидер бер моңсулык белән. Моңа кадәр ярты ятим яшәгән малайның хәзер тулы ятим калуына чын күңелдән әрнеде Илгиз.

      – Да, – дигән булды, башка әйтер сүз таба алмады.

      – Беләсеңме, мин хәзер законный Иреккә әйләндем, – диде кунак, Илгизне таң калдырып.

      – Ничек?

      – Узган ел моннан кайткач, исемне алыштырдым. Хәзер мин Ирек Мортазин булып йөрим. Әнинең кыз чактагы фамилиясен алдым… Гел татарга әйләндем, – дип аңлатты Ирек. Фамилиясе урысныкы иде шул. Кузьмин йөрде.

      – Атаң кем булган? – дип сорады Илгиз. – Урысмы?

      – Түгел, татарин.

      – Чукындырылганмыни?

      – Әйе, крещённый, – дип җавап кайтарды Ирек.

      – Татарга әйләнеп дөрес эшләгәнсең, – диде Илгиз, дустының гамәлен хуплап.

      – Үзең татар була торып, урыс фамилиясе йөртү килешеп бетми инде. Безнең авылдан элек шәһәргә киткән берәү фамилиясенә койрык таккан шулай…

      – Ничек?

      – Авылда Хәбиров йөргән, ә шәһәрдә Хабировскийга әйләнгән. Аны искә алганда, авыл халкы гел исеме белән атамый, «Ский» дип кенә әйтә. Шулай әйтсәләр, сүзнең кем турында баруын һәркем аңлый.

      – Ну и правильно, – дип килеште Ирек әңгәмәдәше белән.

      Илгизнең яшеренеп балык тота торган урынына кереп урнаштылар. Кармак җепләрен колгаларга бәйләделәр дә, суалчан саплап, кармакларны суга ыргыттылар. Көне килсә, карп талымсыз: кармак аска төшкәнче үк җимне сөйри башлый. Бүген дә шулай кыланалар. Балык әйбәт кабарга охшап тора.

      Иреккә дә каба. Тәҗрибәле балыкчыларча тартып чыгара кармакны. Былтыр лөгатьсез кылана иде. Кармак җепләрен чуалтып, рәтли алмыйча аптырап беткән чаклар булды. Быел Ирек былтыргы җебек малай түгел икән инде.

      – Шәһәрдә дә балыкка йөрдеңме? – дип сорады Илгиз, ярым пышылдап.

      – Сирәк-мирәк кенә. Су ерак бит безгә.

      – Барыштырганың күренеп тора, шомара төшкәнсең.

      – Шәһәрдә йөргәннеке түгелдер. Былтыр үзең СКАЧАТЬ