Шәһре Биләрдә кунакта / Гости Биляра (на татарском языке). Рухия Ахунҗанова
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Шәһре Биләрдә кунакта / Гости Биляра (на татарском языке) - Рухия Ахунҗанова страница 3

СКАЧАТЬ янындагы яшелчә һәм җиләк-җимеш бакчалары искитмәле!

Чыннан да, йортлар янында алмагач, чия һәм шомырт агачлары, кура җиләге куаклары үсеп утыра. Әнә еракта аерым-аерым йөргән ат, сыер көтүләре күренә. Бодай, борай[12], борчак, ясмык, тары, арпа басулары җәйрәп ята.

Айсылу ат дугасына беркетелгән кечкенә җиз кыңгырауга төртеп күрсәтте:

– Шөлдер[13] чең-чең, чең-чең итә. Ишетәсеңме?

– Ишетәм, Айсылу, җиз кыңгырау «җырлый»!

Без, арбадагылар, бер көйгә хозурланып барабыз. Юл читендәге зифа каеннар, биек усаклар безне озатып калалар.

– Әй-йе-е, – дип сузды Теләй абзый, – безнең гүзәл табигатькә күренекле сәяхәтче, ислам дине белгече әл-Гарнати[14] да сокланган, диләр. Бездәге сахралар тагын кайда бар?!

– Биләргә килгәнмени ул?!

– Әйе, Биләргә әл-Гарнати килгән.

– Әллә-лә! – диде Айтимер.

– Әйе, гарәп сәяхәтчесе безнең илгә ике мәртәбә килгән икән. Беренче килүендә Ягъкуб бине Ногман[15] исемле казыйдан[16] болгарларның тарихын, риваятьләрен язып алган. «Илегез мин ишеткәннән бик күпкә шәп», – дип мактаган. Җиләк-җимешләрнең төрлелегенә, күплегенә сокланган. «Мондый байлык башка бер җирдә дә юк», – дип әйткән.

Бакыр эретү миче.

Юрий Семыкин реконструкциясе

Җимешле бакчалар артта калып, юлыбызда төрле-төрле һөнәрханәләр[17] очрый башлады. Баш киеменә охшап торганына ымлап, Теләй абзый:

– Менә монысы – бакыр эретү миче, – диде. – Монда бакыр һәм аккургаш эретмәсе белән эш итәләр. Осталар, таштан ясалган махсус калыпка[18] кайнар эремә агызып, йозак һәм көзгеләр ясыйлар.

Энем Айтимер бакырчы учакларына бик кызыксынып карап барды. Әткәйнең безгә тимерче һөнәре турында сөйләгәне бар иде, бәлки, энем шуны исенә төшергәндер. Һөнәрчеләр арасында иң дәрәҗәлеләре тимерчеләр икән. Ни өчен дигәндә, алар кирәк-яраклар, эш һәм сугыш кораллары ясыйлар, шуңа күрә иң кирәкле кешеләр булып саналалар икән.

Кәрвансарай

– Тышкы шәһәрдәге атаклы кәрвансарай[19] менә шушы инде! – дип, Теләй абзый гаять зур кирпеч бинага ишарә ясады. – Кече Чирмешән елгасының борынгы исемен йөртә ул кәрвансарай, «Дәү Шир» диләр аны.

Без кызыксынып киттек. Теләй абзыйның тәртип белән сөйләвен көтмичә, аңа бер-бер артлы сорауларыбызны яудыра башладык.

– Бу кәрвансарайда кемнәр яши?

– Ерак илләрдән килгән сәүдәгәрләр урнашкан биредә. Алар яши торган мосафирханә[20] биек койма белән әйләндереп алынган.

– Алар үз өйләрендәге кебек яшиләрме?

– Әйе. Һәрберсенә аерым бүлмә бирелгән. Аш-су әзерләү бүлмәсе дә бар. Мунчасы бер дигән! Аның миче ишегалды ягыннан ягыла. Кайнар һава агымы идән астындагы торбалар буйлап уза. Кыскасы, бөтен уңайлыклар СКАЧАТЬ

12

Борай – бодайның бер төре.

13

Шөлдер – кечкенәкыңгырау.

14

Әл-Гарнати – 1080–1169 елларда яшәгән гарәп сәяхәтчесе, дин белгече.

15

Ягъкуб бине Ногман – XI гасырныңикенче яртысы – XII гасырныңберенче яртысында яшәгән болгар тарихчысы, казый.

16

Казый – хөкем итүче, судья.

17

Һөнәрханә – мастерской.

18

Калып – форма.

19

Кәрвансарай – стеналар белән әйләндереп алынган, ныгытылган кунакханә(чит ил сәүдәгәрләре яшәгән).

20

Мосафирханә – юлчылар өчен номерлар; гостиница.