Сайланма әсәрләр. 4 томда. Том 1. Ахат Гаффар
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр. 4 томда. Том 1 - Ахат Гаффар страница 3

СКАЧАТЬ су тутырып миңа сиптең, дулкын-дулкын чәч учмаңны артка чөеп, ак йөзеңне салмак искән җилгә куйдың.

      – Дәшмә, – дидең, мин сөйләргә керешкәндә. – Кирәк түгел. Беләсеңме… язгы урманда йөргән чакта, кызлар чәчәк җыйды ди. Күрше аланда алар моңарчы очрамаган тагын да матуррак чәчәкләргә тап булдылар. Һәм… элеккеге чәчәкләрнең барысын ташлап, яңаларын җыйдылар. Ишетәсеңме? Мин дә шулай. Хисләремне алыштырдым. Башка берәү очрады.

      – Кардан калкып чыккан беренче умырзаяны дамы?

      – Аны да… сине.

      – Нидер бар иде ич, нидер бар.

      – Белмим. Хәтерләмим.

      – Ә хатларың?

      – Соңгысында: «Оныт, оныт бөтенләйгә», – дип языл- ган.

      – Бусы исеңдә икән.

      – Исемдә.

      – Исемдә… Берчакны без унынчыда җәдәч аерган идек. Син гел шулай «исемдә!» дия идең. Откан идең. Зәңгәр яулык.

      – Югалды.

      – Синең ядкяр исән әле – талир тәңкәң. – Мин күрсәткән көмеш тәңкәгә озак кына карап тордың. – Исән әле.

      Ярга көчле дулкын кагып, дебаркадерга «Ракета» килеп туктады. Иңеңнән авыр йөк ташлагандай, син тирән сулап куйдың. Әкрен генә:

      – Йә, хуш, – дидең.

      – Хуш… Талир тәңкә. Җирдә яшәү учта яткан тәңкә кебек ике яклы икән ул.

      Син йөгердең. Яр буеннан каерылып карап калдым. Мәңге онытмаслык итеп карыйсы калган икән. Күз керфекләрем талганчы… Талир тәңкәң синең арттан еллар дулкыннары аша тормыш төбенә чумды.

      Хәтерлисеңме син?..

      – Хәтерлисеңме син? – дим мин, кабатлап.

      – Әй!.. Онытылса иде дә бит…

      – Кузгалырга вакыт инде. – Мин ялкынланып торган офыкка ымлыйм. – Әйдә. Соң инде.

      – Соң шул. Соң. – Ул куаклыктан бер ботак сындырып ала да төз аягына чәпәли. – Хушлашыйк шушында гына. Бергә кайтмыйк. Сукмаклар аерым безнең.

      Уңайсыз булып китә. Кыймый гына аңа каршы басам, битеннән сыйпыйм.

      – Кирәкми! Җибәр, җибәр! – Ул, ярсып, чыбыгын чокырга томыра. – Бар, кит!

      Һәм кинәт, үксеп, ул муеныма сарыла, күкрәгемнән, иңбашымнан үбә.

      – Килдең бит, барыбер килдең, шайтан кызы!

      Аның чәче, күлмәк изүеннән кереп, тәнне кытыклый. Иркәлисе, юатасы иде аны, тик мин бары:

      – Кайтыйк инде, – дип кенә калам.

      – Оныттыңмыни?

      – Ә син елама, юләр, тынычлан.

      – Бетте инде. Кал.

      Ул китте. Берүзем инде авыл өстендә кабынган утларга каршы атлыйм. Тынычлыгымны югалттым, йөрәгем кузгалды. Нәрсәгәдер шатланам, нилектәндер көенәм, нәрсәдер җитми, нидер эзлим, юксынам, ямансу һәм әйтеп бетергесез читен.

      Кинәт кыштырдау тавышы ишетеп сагаям. Чү! Муенымда зәңгәр яулык. Кайчан бәйләп өлгергән? Без бит җәдәчләшмәдек бүген. Әллә безнең тормыш булганмы ул сүзсез җәдәч? Синең исеңдә калмаган бит. Оныт дигәнең өчен отылдың мәллә?

      Берәм-берәм йолдызлар кабынырга тотына. Мин барам да барам. Алдымда бер шәүлә атлый. Бу – ул. Мин ашыкмыйм. СКАЧАТЬ