Сайланма әсәрләр. 4 томда. Том 1. Ахат Гаффар
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр. 4 томда. Том 1 - Ахат Гаффар страница 38

СКАЧАТЬ ирен, тыгыз итле төксез тән… Су төбендә озак ятып шомарган, тагын да катылана төшкән кайрысыз имән агачымыни. – Алайса, ник язучы гына булмадың, янгын сүндерүче булып калдың?

      – Хәзер искә төште: бер йотым су җитмәгәнгә.

      – Бер йотым су?

      – Су, гап-гади су.

      – Язучы булганнарга җиткәнме?

      – Аларга да һәрчак нидер җитмәгән.

      – Шуңа күрә яза башлаганнармыни?

      – Шуңа күрә.

      – Ә син ник башламадың, алайса?

      – Телисеңме, бүген башлыйм.

      – Бәлки, мәшәкатьләнмәссең? Нәрсәгә ул сиңа?

      – Сине язучы хатыны итәр өчен.

      – Юк белән баш катырганчы, әнә мунча ләүкәсен төзәт. Кичкә мунча ягам.

      – Чынлап әйтәм.

      – Мин пужарник хатыны булуыма да бик риза.

      Тәхау канәгать кыяфәт белән тамагын кырып куйды:

      – Ул яктан, карчык, зарланырлык түгелсең, кхм-кхм… Ут белән бер. Синнән узганнар юктыр.

      Хәкимә, су коенып чыккан казлар канат ипләгәндәй, көянтәне сыгып китергән кер тулы чиләкләрне җиңел генә итеп иңенә элде.

      – Ләүкәңне төзәт, – диде ул һәм, капкадан чыгышлый, тагын борылып карады. Сипкелле йөзе саран гына елмаеп алды. Тәхау үз тәнендә сагындырып килгән яңгырның беренче эре тамчыларын тойгандай булды. Көянтәсен сыгылдыра-сыгылдыра, Хәкимә ачык капкадан урамга атлады, урамнан тыкрыкка, тыкрыктан инешкә таба төшеп китте…

      Хатыны Хәкимә, иренең «китап җене»н куып чыгарыр өчен, заманында телен кылыч итеп кенә айкамады. Бу мәсьәләдә җиңү Тәхау ягында калды. Унөч ел элек, Джек Лондон китапларын Сабан туе мәйданына да чыкмый укып яткан бер көнне, Хәкимә ничә елларга сузылган изге көрәшне соңгы кат рәхәтләнеп, җәелеп елавы белән төгәлләде дә солых төзергә тәкъдим итте. Ул куйган таләпләр кыска иде:

      – Тәхау Яркәев мәҗлес-мазарларда, өмә-бәйрәмнәрдә, юлда-фәләндә йөз граммнан артык аракы эчми (Хәкимә авызга да алмый дигән дәгъва куярга курыкты – бер дә эчмәсә, ир кешедә саранлык чире кузгалуы ихтимал икәнлеген ул яхшы белә) һәм тәмәке тартуны ташлый;

      – йорттагы хакимлек дилбегәсе бөтен тулылыгы белән Хәкимә кулына күчә;

      – йә китап укуыңны ташлыйсың, йә мин әйткән белән килешәсең.

      – Темпора мутантур эт нос мутамур ин иллис, – диде Тә- хау моңа каршы.

      Читтән торып авыл хуҗалыгы техникумында укыган чакта латин белән байтак интектерүләренә карамастан, Хәкимәнең колагы чит сүзләрдән бизәргә өлгергән иде инде.

      – Сүгенмә әле, – дип кисәтте ул ирен. – Мине иблис белән күп бутасаң, бүгеннән идәндә йоклый башламагаең.

      – Мал врачына укып йөргәндә синең китапларыңны кочаклап ятканнарымны оныткансың, карчык.

      – Аңа инде күпме гомер.

      – Яшисең, яшисең… Ә темпора мутантур икә-ән, эт нос мутамур ин иллис икә-ән…

      – Бутаптыр шул, бутаптыр.

      – Нәрсәне «бутаптыр»?

      – Минем СКАЧАТЬ