Сайланма әсәрләр. 4 томда. Том 1. Ахат Гаффар
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр. 4 томда. Том 1 - Ахат Гаффар страница 24

СКАЧАТЬ болыттан.

      Ул як томансу иде. Бер генә мәлгә кечкенә болыт кисәге белән кояш та капланып торды. Матур иде табигать. Арыш эчендә бишеккә салган бала сыман яткан Сигез зирек күлен тирәләп үткән юлдан барган чакта, Акчура балыклар уйнавына карап узды.

      – Ник сикерешә икән инде болар? – диде Сәвәрия.

      – Кемнәр?

      – Балык…

      – Ә-ә!.. – «Бу дөнья матурлыгын күрер өчендер, ник булсын. Ә күргәч, сикерә алмаганнарга сөйләр өчен». Хатынына: – Кем белсен, яңгыргадыр, күрәсең, – генә диде. Үзен ул, суда калган балык кебек, дөнья матурлыгыннан нәүмиз калган дип тойды. Ул да бу дөньяның үзе йөзгән бер тирәлеген генә күрә ләбаса. Сәвәрия дә. Чын дөньяга, матурлыгын бүтәннәргә дә сөйләрлек дөньяга ул сикереп чыга алмады. Ихтимал, чыгулары да икеле булыр инде. Адәм затының иң матур дөньясы – балаларындадыр. Баласы матур кеше ничек ямьсез булсын да дөньясы ничек гамьсез булсын! Җылы, мәшәкатьле, чыр-чулы дөньяга атлап чыга торган бусага кайда икән ул? Җавап эзләп, Акчура хатынының аркасына карады. Чәчәкле күлмәк кигәнгә, ул җыйнак, урта бер җиреннән билләп куелган чәчәк бәйләменә охшап утыра. Күлмәге һаман үрәчәгә утырганда тартылган килеш калган – тыгыз итеп шома тәненә сыланып тора… Нинди чәчәкнең дә бер дә бер заманны туфракка төшеп борнарлык орлыгы өлгерә… Юк инде, юк…

      Үзенең балалары булмавын Акчура шушылай авыр киче- рә, хатынын һаман кызгана, моны онытып торыр өчен үзен дә, Сәвәрияне дә эш, мәшәкать урманына кертеп адаштыра. Адашкан чакта кайтыр як кына эзләнелгән кебек, аны йорт-җир хәстәре генә уйландыра. Уйлана торгач, былтыр әнә нин- ди өй салдырып керделәр: зур түгел, тыйнак, аларга зур кирәкмәс, ләкин икәвенең дә уртак хыялыдай югарыга омтылган – биек.

      Ә болыт һаман якынлаша бара иде.

      – Ярыйсы гына килә бу, – диде Сәвәрия.

      Арыш басуын үткәч, үзәнлеккә таба төшеп баралар иде, каршы яр каплаганга күрә, болыт күздән югалып торды. Ә күтәрелеп җиткәндә, өскә ишелердәй булып якынлашкан иде инде. Әмма иртәнге кояш гел югарыга үрмәли: болыт, күбәләккә үртәнгән эт кебек, аның артыннан куалый, тота алмый, ерактан тонык ырылдавы гына ишетелә. Аннары ул, арып, янга янтайды, бары тик бер почмагы гына киселеп, язгы елга буендагы боз кисәгедәй аерылды да, үз агымында бөтерелә-бөтерелә, боларга табан кузгалды.

      – Биле сынды бусының, – диде Акчура. – Бу арада артыкка китте… Яңгырны әйтәм.

      Урманга җитеп төртелгәнче, юл үргә каршы. Атка авыр килмәсен диптер, текәрәк бер урынында үргә кыйгачлый салынган. Менә шунда борылып кергәндә, Акчура бу дөньяның ике көчен күрде. Аның берсе матурлык иде: үрләр-кашлар аша аксыл ераклыктан авыл карап тора. Икенчесе – хәвеф. Беренчесе йөзәр ел яткан инде, тагын йөзәр ел ятар. Бусына Акчураның катнашы кечкенә, бусы аның ул булса да тора, булмаса да тора. Әнә шул ераклыктан карап барганда, яңакка чабып җибәргәндәй чатнап күк күкрәде. Ә көн кояшлы, ә көн тыныч. Акчура, ят тавыш ишетеп, урманга табан борылды. Ә ул яктан, нәкъ үзләренә каршы, әле зәңгәрләнеп, әле алтынланып, әле яшелләнеп утлы бер шар тәгәрәп, юк, очып килә иде. Нәкъ алар барасы юл СКАЧАТЬ