Сайланма әсәрләр. 4 томда. Том 1. Ахат Гаффар
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр. 4 томда. Том 1 - Ахат Гаффар страница 19

СКАЧАТЬ сугышалармы әллә дип, алар арасына ташландылар. Сыер савучылар да җыелышты. Бөтен җәйләүне көтүчеләрнең кайнар бәхәсе яңгыратып торды. Шау-шу, ыгы-зыгы. Җәйләүләрдә шушындый чакта кызык.

      – Кабызам дигәч кабызам! – дип, беркемгә атамый җикеренде көтүчеләрнең берсе. Аның битен төк баскан, кара күзе, сигарет төтене кергәндәй, кешеләргә кысылып, төбәлеп карый, ә тулы ирене бер чите белән елмаеп тора. Тавышы көр, калын, ышанычлы. Ул, бик зәһәрләнеп, түгәрәкләп төрелгән чыбыркысын сүтмәкче була, ләкин чыбыркы чуалган иде. – Кабызам! Кулны кис, аякны… Валлаһи… кабызам! – Ул чалбарыннан күлмәге чыгып торган яшь көтүче өстенә килә башлады. – Әйдә, куй! Үзең шикелле тел бистәсе дип беләсең мәллә мине? – Комбайн каешыннан ясалган авыр чыбыркысын, менә-менә селтәнеп сугам дигән шикелле, корсагы турысында селеккәләде.

      Тегесе дә, ул каршы атлаган саен, ачык изүеннән йонлач икәне күренеп торган киң күкрәген киереп, аңа таба якынайды.

      Шушы урында аларның араларына керделәр.

      – Сыер шикелле тыгыналар да… – дип, иң алдан хисапчы хатын атылып керде. – Ташла чыбыркыңны, Гали абый!

      Гали, җиңел генә итеп, сул кулы белән аны читкә этеп җибәрмәкче иде, хатын аның чыбыркысына ябышты.

      – Кит әле моннан, кырмавык шикелле ябышты! – дип кычкырды Гали. – Син ул тыгынгансың. Кара моны… – Ул күлмәге өстеннән бер генә сәдәпкә каптырып халат кигән хатынның эченә карап куйды. – Җиде ай дигән була тагын. Монда инде елдан ашкан.

      Кыска итеп кычкырып көлеп куйдылар.

      – Телеңне тыеп сөйләш, яме! – Шофёр егет хисапчы хатынын сак кына читкә этәрде дә Галинең изүеннән каптырып алды. – Ник саныйсың син минем хатынымның айларын? Башта миннән рөхсәт сорадыңмы?

      Гали, җиңел генә ычкынмакчы булып, пешкәктәй аска-өскә талпынып караган иде – булмады. Шофёрның вак җәрәхәт эзләре белән тулып торган кулы нык, саллы иде – балта саплыкка киптерелгән өрәңгемени!

      – Җибәр әле, Самат, уеннан уймак чыгарма. – Яшь көтүче шофёрның иңбашына каккалап алды. – Бозма әле безнең бәхәсне.

      – Ник минем хатынга кагыла? – Ул карашы белән Галине тагын бер кат сөзеп алды да кулын ычкындырды.

      – Кая, Нәкый, куй, – диде Гали яшь көтүчегә. Түгәрәктән чыкты да, киң селтәнеп, инде чишкән чыбыркысын сузып салды. – Кабызам булгач кабызам.

      – Өч яртыдан бәхәсләшәбез, – диде Нәкый. – Таяк башына беркетелгән шырпы кабына чыбыркы очына бәйләп шырпы кабызам, ди. Камчы белән… биш метрдан!..

      Хатын-кыз таралышып бетте.

      – Аннан булыр да!

      – Очты синең яртыларың, кабыза… Шуның өчен дә – Гальери. Ул, пәрәми, Ибени Хөршите кызы Нәркисне дә бәхәстә отып алды.

      Бусы хакында күпләр белә иде. Бусы – Галине Гальери иткән дан. Бу аның, үзе уйлаганча, элеккеге мактанычы. Егетлегем, мине ир иткән, дөньяга таныткан эшем, дип уйлый иде ул үзе. Бөтен кеше дөньяга үз сүзен әйтеп калдырыр өчен килә. Гальери дигән кушамат – аның шундый сүзе. Утыз биш ел гомер итеп, аның әле халык теленә кергән бу сүзнең үзен данлыймы, хурлыймы икәнлеген ачыклап җиткергәне юк. Авылда СКАЧАТЬ