Тик син генә…. Марат Кәбиров
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Тик син генә… - Марат Кәбиров страница 11

Название: Тик син генә…

Автор: Марат Кәбиров

Издательство: Автор

Жанр: Ужасы и Мистика

Серия:

isbn:

isbn:

СКАЧАТЬ Түләгәнгә безгә шалтыраталар мени?! Бүген көне буе һушны алдылар. Фатирыгызны яндырабыз диләр.

      Кинәт Илнурның арка үзәген салкын җил өтеп узды. Үзенә шалтыратып мыскыл итүләре генә җитмәгән, хәзер әти-әнисен дә куркыта башлаганнар. Ул башын күтәреп, әтисенә текәлде. Чәчләре агарып сирәкләнгән, битен җыерчыклар баскан… Күзләрендә нур сүрелгән… Кайчандыр имәндәй ныклы булып, баскан җирендә ут уйнаткан ир хәзер тыны чыккан тупка охшап калган. Әтисен кызганудан йөрәге кысылып куйды. Тормышны бөтәйтеп булмасмы дип чаба торгач, әнә нинди көнгә төшкән бит ул. Ә Илнур үзен жәлләтергә маташа.

      – Күпме бирәсең бар? – диде әтисе кырыс тавыш белән.

      – Биш мең, – дип пышылдады Илнур, – Тамагына утырган төерне йотарга тырышып. – Түлим мин аны…

      – Түлә, – дип кистерде әтисе һәм кесәсеннән биш меңлек алып өстәлгә куйды, – Бурычларны түләргә кирәк. Аста гына банкомат бар, хәзер үк түләп кер.

      Һәрвакыт ачуыңны китереп торсалар да әти-әниләр, барыбер, үз баласының интегүен теләми инде. Теләмичә генә интектерәләр. Хәлләре, мөмкинлекләре булса, бәлки, әллә ниләр биреп сөендерерләр иде дә… Әнә бит, берьюлы ничәшәр урында эшләп сәламәтлекләрен бетерсәләр дә артык алга китә алмыйлар. Кайберәүләр тормышны яхшырту өчен кыл да кыймылдатмаган хәлдә дә балда-майда йөзә, ә болар чәчләре белән җир себереп тә мантый алмыйлар. Гаделлек юк инде бу дөньяда. Гарип җәмгыять бу…

      Җәмгыятьнең гариплеген исбатларга теләгәндәй, подъез алдына чыгуга телефоны шалтырады. "Коллекторлар…" – дигән уй йөгереп үтте башыннан. Ләкин шалтыратучы Ләйлә иде. Илнурның йөрәге жу итеп куйды. Төн уртасында нишләп шалтыратырга уйлаган? Нәрсә булды икән? Бәлагә юлыкканмы? Нәфрәте чиксез булса да Илнурның хисләре үлеп бетмәгән иде әле, ул Ләйләгә ярдәм итәргә һәрвакыт әзер иде. Шуңа ашыгып сөйләшү төймәсенә басты. Әмма телефонның теге очында ир-ат тавышы иде. Денис.

      – Мин синең ярлы икәнеңне беләм, – диде ул саулык та сорашып тормастан, – Тик нигә үз кредитларыңа Ләйләне кыстырасың?

      Илнурның күзе маңгаена менде:

      – Мин аны кыстырмадым…

      – Ә ни өчен аңа бүген көне буе шалтыратып, төрлечә куркытканнар?

      – Белмим…

      Илнур чынлап та белми иде.

      – Вәт, син бел һәм безне тынычлыкта калдыр. Ә мин синең бурычларыңны беркайчан да үз өстемә алмаячакмын. Һәр булдыксызның спонсоры булалмыйм.

      – Яхшы…

      – Әгәр иртәгә дә шалтыраталар икән, без синең белән башка төрле сөйләшербез. Син минем кемлегемне беләсең…

      – Яхшы, яхшы…

      Илнур сөйләшүне өзде. Хәзер ул акча салачак, ә Денисның мактануын тыңлау кызык түгел… Шайтан алгыры! Ул йодрыкларын төйнәп һаваны ертып алды… Күңелендә нәфрәт уянды. Юк, Дениска түгел… Аның кайгысы юк иде әле. Коллекторларга. Ләйләнең телефон номерын каян тапканнар, диген… Нәрсә, болар чынлап та аның тормышын тамугъка әйләндермичә туктамаска итәләрме? Тагын кемнәргә шалтыраттылар СКАЧАТЬ