– Илнур, гафу ит… – дигән тавыш ишетелде йокы бүлмәсеннән. Бераздан Ләйлә үзе дә күренде, – Илнур…
Егет нәфрәтенә төнчыгып Денис каршысына килеп басты да җан ачысы белән ияк төбенә кундырды. Денис аякларын күтәреп идәнгә барып төште.
– Илнур, нишлисең! Үтерәсең бит… – дигәне ишетелде Ләйләнең.
Илнур ишеккә атлады.
Икенче көнне институт алдында аны Денис яллаган дүрт малай көтеп тора иде. Егет аларны буш калдырмады, әлбәттә. Ярыйсы гына манчып җибәрде. Култык таягы яхшы корал ул, әмма аягың ныклы булмагач, аның белән дә әлләни майтарып булмый, шуңа үзенә дә әйбәт кенә эләкте. Күз төбе күгәрде, борыны канады, кабыргаларының да ныклыгын тикшерделәр, ярый әле аягын кабат сындырмадылар – ансы да бер юаныч иде.
Ә эчкә узуга белдерүләр тактасында аның укудан куылуы турында декан боерыгы эленеп тора иде. "Дәресләргә йөрмәү сәбәпле… начар укуы сәбәпле…" Хәер, кумасалар да ул бу төркемдә укый алмас иде инде…
Тик бер нәрсә үзәгенә үтте…
Әгәр кешенең акчасы юк икән, сөйгән кешесе белән бәхетле булып яшәргә дә хакы юк… Нинди җәмгыять соң бу? Бөтен нәрсә белән дә акча һәм мөлкәт идарә итә…
5
Су краннарын басып куйгач, әнисенең тавышы тагын аермачык булып ишетелә башлады. Бу юлы ул Илнурның әтисен тирги иде:
– Ирме син түгелме, шул бер баланы да тыялмыйсың. Малай кешене әтисе карарга тиеш аны. Әти тәрбиясе булмаганга шулай булып үсте ул. Җебегән!
Әтисе нәрсәдер мыгырданып куйды, ни әйткәне аңлашылмады. Әниеңне ничек кенә яратсаң да күзгә бәрелеп торган нәрсәне инкарь итеп булмый. Илнурның әнисе… әллә ниндиерәк инде ул… Әйбәтлеге чамасыз, әлбәттә… Тик кайчагында юктан да гауга куптарырга гына тора, берәр нәрсәне теленә алды исә, кешенең җен ачуын чыгармыйча туктала белми. Бу юлы да шулай иде. Илнур әллә күпме вакыт ваннада ятты, тынычланып кереп ятарлар дип көтте. Ә әнисе һаман пыр тузынып йөри. Әтисе дәшми… Ул суыткычтан алып бер-ике рюмка тондырып куя да башын иеп, өстәл башында уйланып утыра. Бары тик үзенә турыдан-туры һөҗүм итә башласалар гына мыгырданып куя. Кайвакыт шул халәтендә йоклап та китә.
Илнур ваннадан үз бүлмәсенә күләгә сыман тавыш-тынсыз гына узып китәргә теләгән иде. Аяк очларына басып кына, тиз генә. Әмма чыгу белән әтисенең ачулы тавышы ишетелде:
– Илнур!
Егет бер мәлгә югалып калды. Кухняга керергәме, әллә ишетмәмешкә салынып, үз бүлмәсенә элдертергәме? Бөтен тәне сызлый, башы тубал кебек… Фикерләр әкерен йөри, тиз генә ниндидер карарга килерлек түгел. Әй, лә… Илнур үз бүлмәсенә атлады. Тормышның ыгы-зыгысыннан тизрәк йокы иленә кереп качарга теләп, урын җәя башлады. Хан заманыннан калган иске диванны киңәйтеп, мең тапкыр юылып төсе уңып беткән простыняны җәеп маташканда ишек ачылып китте дә әтисе килеп керде. Аның күзләре акайган, котырган үгезнеке шикелле сөзеп карыйлар, җиңнәре сызганулы СКАЧАТЬ