Название: Сайланма әсәрләр / Избранное
Автор: Мажит Гафури
Издательство: Татарское книжное издательство
Жанр: Поэзия
isbn: 978-5-298-04227-7
isbn:
Әни:
– Әтиең, мәрхүм, сине бик көткән иде, кайтып җитә алмадың! – диде дә тагын еларга кереште.
Миңа әтинең йөзен ачып күрсәттеләр дә, күп үтми, күршегә алып киттеләр. Күршеләр мине иркәләп, төрле сүзләр белән юатып, чәй эчерделәр.
Әтинең җеназасын укырга Хатыйп хәзрәт үзе килде. Төштән соң безнең өйгә бик күп халык җыелды. Өйгә сыймаганнары тышка чыктылар. Әтинең гәүдәсен сәкенең читенәрәк куеп, түргә муллалар менеп утырдылар.
Бу вакытта безнең бер колынлы бия белән бер атыбыз бар иде. Агай-эне һәм картлар атны фидиягә (үлекнең гөнаһларын ярлыкату өчен бирелә торган сәдака) бирергә киңәш иткәннәр икән. Шуның өчен мескен туры атны өйнең ишеге алдына китереп, йөгәненең тезгененә дилбегә бәйләп, ул дилбегәнең очын түрдә утырган мулланың кулына китереп тоттырдылар. Әтинең бер ягына икенче мулла чыгып утырды да:
– Нургани Габделгаффар угылының бер еллык гөнаһлары бәрабәренә шушы фидияне кабул итеп алдыңмы? – дип, дилбегәнең очын әтинең гәүдәсе аша каршыда утырган муллага бирде.
Ул мулла, дилбегәне алып:
– Кабул итеп алдым, һибә кылдым, – дип, кире бу муллага бирде.
Бу мулла тагын югарыдагы сүзне кабатлады.
Шулай итеп, әтинең унбиш яшеннән алып илле яшенә чаклы булган утыз биш[42] еллык гөнаһсы өчен, утыз биш мәртәбә югарыда әйтелгән сүзләрне тәкрарладылар. Өйдәге кешеләр һәммәсе дә туксан тугызар мәртәбә тәсбих әйткәннән соң, Хатыйп хәзрәт:
– Әйткән тәсбихләрегезнең савапларын Нургани Габделгаффар угылының рухына багышладыгызмы? – дип сорады, һәммә халык беравыздан: «Багышладык, хәзрәт, багышладык…» – диделәр. Бу вакытта теге бүлмәдә утырган әни һәм башка хатыннарның елау тавышы ишетелде. Тагын бер мәртәбә дога кылганнан соң, әтинең гәүдәсен күтәреп, өйдән алып чыгып, мәчет янында җеназа намазы укыдылар. Шуннан зиратка алып барып, казылып куелган кабер янына куйдылар.
Бу чакта мин үзем еламыйм, тик шунда абзыйларның калтыраган иреннәренә, кайбер картларның мыш-мыш елауларына, иске каберләрне каплап киткән, сырланып-сырланып торган кар өемнәренә, кар өстеннән башларын чыгарып торган кырлы курайларның җил белән селкенеп ниндидер моңлы тавыш чыгаруларына карап утыра идем. Каберлек өсте чынлап та моңсу иде. Андагы һәрбер нәрсәдә фанилык галәмәте сизелгән, һәрбер әйбер үлем белән сугарылган кебек булып күренә иде.
Әтинең гәүдәсен, күтәреп, тирән кабергә салдылар. Шул вакытта ул миңа хушбуллашкан, саубуллашкан кебек, башын югары күтәргән сымак булып күренде. Озак та үтмәде, төрле яктан ашыгычлык белән туң балчыкларны тупырдатып төшерә башладылар. Унбиш-егерме минут эчендә кабер өстенә кызыл балчык түбә кебек булып өелде. Бу балчыклар миңа якын, җылы, мәхәббәтле булып күренделәр. СКАЧАТЬ
42
Чыганакта ялгыш