Сайланма әсәрләр / Избранное. Мажит Гафури
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр / Избранное - Мажит Гафури страница 12

СКАЧАТЬ Чөнки аларның кайберәүләре, миннән ике-өч яшь зуррак булуларына карамастан, уку турында миннән түбән, бәлки төркичәне яңа танып, гарәпчәгә төшкәнгә күрә, мин укуда, «гыйлем» дә алардан өстен булып чыккан булам. Алар, минем сүземә ышанмаган кебек булып:

      – Уку-уку да бит, сабакны белүең ничектер шул… – дигән сүзне ычкындырдылар.

      Безнең сөйләшкәнне тыңлап торган зуррак бер шәкерт чыдый алмады, минем янга килеп:

      – «Төхфә» нәрсә мәгънәсендә? – дип, миңа бәхәс кылды.

      – «Бүләк» мәгънәсендә.

      – Кемнән бүләк?

      – Мөсаннифтан (ягъни шул китапны язучыдан) бүләк.

      – Кемгә бүләк?

      – Безгә бүләк…

      Миңа бәхәс итүче шәкертнең сораган бер сүзенә җавап биргәч, ул гарьләнгән кебек булды. Инде мине тәмам комга утыртмакчы булып:

      – Тәһарәтнең фарызлыгына дәлил нәрсә? – дигән сөальне бирде.

      – «Иза комтем илассалате…» дигән аять[34].

      – Аның мәгънәсе ничек?

      – «Һәркайчан намаз укырга торсагыз…» – дип, аятьнең мәгънәсен сөйләп бирдем.

      Шуннан соң бәхәс итүче шәкерт тукталды. Хәзер миңа гайрәт кереп китте. Мин үзем дә, аңа бәхәс итмәкче булып:

      – Су ничә кыйсем[35]1? – дигән сөальне бирдем.

      Ул аптырап тормады:

      – Өч кыйсем, – дип җавап бирде.

      – Нәрсәләр?

      – Таһир, таһур, нәҗес…

      – «Таһир» дип нинди суга әйтелә?

      – «Таһир» дип үзе дә пакь, башка нәрсәләрне дә пакьләүче суга әйтелә.

      – Ә «таһур» нинди су?

      Рәтләп җавап бирә алмады:

      – Тукта, мин аны хәзер китаптан карап алам… – ди.

      – Син, шәп булсаң, китаптан карамый әйт!..

      Шәкерт ачулана башлады:

      – Син монда безнең бәхәс итүдән куркып, алдан ятлап килгәч тә…

      Алар күмәк, мин әле яңа гына килгән берәү булганга күрә, сүзне озынга җибәрергә курыктым:

      – Шулай инде, – дим.

      Аларның кайберәүләре, мине җиңелгәнгә исәпләп:

      – Шулай шул! Кәмәң комга терәлде шул… Карга! – дип, миннән көлделәр.

      Шулай да кайберсе:

      – Ул бит синнән бәләкәй әле, үзе яңа килгән, – дип, мине яклады…

      Шулвакыт кизүнең[36]:

      – Тәһарәткә!.. Икенде-ахшамга! – дигән тавышы чыкты.

      Аның тавышын ишеткән бөтен шәкерт, кулларын сызганып, тәһарәт алырга хәзерләнә башладылар.

      Хәзер минем алга тәһарәт алырга комган юклыгы килеп басты. Әле шәкертләрнең берсе белән дә рәтләп танышып өйрәнмәгәнгә күрә, алардан комган соравы да уңайсыз иде. Комганым булмаса да, беләкләремне сызганып, әле без бәхәсләшкәндә минем яклы кебек булып утырган бер шәкерткә: «Минем комганым СКАЧАТЬ



<p>34</p>

Аять – берәр нәрсәне эшләргә яки эшләмәскә кушкан Коръән сүзе. Ул берничә сүз генә булган кебек, берничә юллар да була. – М. Гафури искәр.

<p>35</p>

Кыйсем – өлеш, кисәк.

<p>36</p>

Кизү – «дежурный» мәгънәсендә. Мәдрәсәдә һәр көн бер шәкерт кизү көтә. Ул мәдрәсәнең мичләренә яга, идәннәрен себерә. Намазга бармаган яки бер-берсен җәбер иткән шәкертләрне тотып, казый алдына хөкемгә китереп тапшыра. – М. Гафури искәр.